Җыр аның юлдашы

2018 елның 7 сентябре, җомга

Җыр аның юлдашы

Мин аны Арчада узган «Балкыш» ветераннар концертында күрдем. Ул чакта моңлы халык җырларын башкарды Булат абый. Үзе генә түгел — баянда уйнаучы Нәзир Фәхретдинов һәм авылдашы — курайчы Рүзәл Мортазин белән. Аңарчы инде Булат Галиев Казанда узган “Балкыш”та, телевидениедә “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашып кайткан булган.

Ул халык җырларын ярата. Моңнар балачактан ук озата килә үзен.Хәтерли әле, кечкенә чагында урындыкка басып стенадагы кечкенә радионы тыңлаган. Аннан моң агыла. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева үзләре белсә иде бәләкәй малайның ничек йотлыгып тыңлавын! Ул вакытларга инде 60 елга якын вакыт узган, тик әле дә булса хәтердә моңнары.

Булат Яңа Кенәр мәктәбенең иҗат дөньясында кайнап үсә. Алар укыган елларда мәктәптә инструменталь ансамбльнең эшчәнлеге яңартыла. Булат абыйдан соң укыган Илшат Галимуллин, Илгиз Баязитов һ.б. да шул ансамбль “карлыгачлары”. Күңелендә киләчәген музыка белән бәйләргә дигән яшерен хыял яшәсә дә, насыйп булмагандыр.Әтнә техникумын тәмамлый ул.Кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, җыр аның юлдашы. Яшьлектә сәхнәдән төшмәгән Булат зур сәхнәгә “Балкыш”лар белән күтәрелә.Бүгенге көндә ул чын иҗат дөньясында кайный, Яңа Кенәр балалар иҗат йортында эшли. Ләкин укытучы түгел, бинаның төзеклеге өчен җаваплы кеше.

“Балкыш” фестивален яратучылар Булат Галиевнең тавышын бер генә ишетмәс әле, иншалла.”Катнашам, — ди ул, — чакырсалар кая да җырларга барам. Күңел халык җырына ашкынып тора. Арча ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов һәммәбезне хөрмәт итеп, туплап йөри.Быел җәй Азнакайда булып кайттык”.

Булат абыйның янәшәсендә илһам бирүчесе — Лилиясе бар. Өйдә дә, эштә дә бергә алар. 33 ел инде. “Язмышымны аның белән бәйләвенә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле мин. Кешелекле, игътибарлы, тырыш, балаларны, оныкларны бик ярата”, — ди Лилия апа. Икәүләп, эшләренә куанып, мәктәп бакчасын күрсәтеп йөри алар. Бу бакчаны булдыруда өлешләре күп кергән. Үзләренә рәхмәт йөзеннән, инде сентябрьнең берничә көнен вакласак та мөлдерәп шомырт пешеп утыра, агачны иеп сливалар, әле дә пешеп утыручы чияләр, алмалар.Биредә эшләүчеләр дә рәхмәт әйтеп авыз итә җимешләрдән. Кешеләргә игелек күрсәтүдән дә ләззәтле бәхет юк. Булат Галиев җырлары белән кешенең күңелен күтәрүдән хозурланып, көч алып яши.

Мәктәптә эштән бушаган арада музыка сыйныфына кереп кулына тальян ала, пианино клавишаларын сыйпап уза ул. Күңелне җилкетеп моң агыла. Йорт кичләрен гитара кылларының яңгырашы, хуҗасы Булат Галиевның моңы белән тула.

Менә шундый язмыш. Гади генә кеше, ә эче тулы моң.

Шушы көннәрдә Булат абый 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International