Эшкә дәрт өстиләр
Агитбригада килә! Бу сүз күңелне әллә нишләтә, ашкындыра, каушата. Агитбригада белән ел да ындыр табакларын, басуларны күрү бәхете насыйп булса да, һаман иярәсе килә шуларга. Җитәкчесе Расих Галимҗановның авыл хезмәтчәннәре белән ихластан аралашып, җиһан киңлеген иңләгән тавышын тыңлау өчен генә дә барырлык шул.
Беркөн район үзешчәннәре — агитбригада вәкилләре Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Динар Бариев белән бергә Ашытбашның ындыр табагына килеп төштек. Ул киптерү машинасыннан чыккан ашлыкның хуш исе! Тузан булып кибәк оча. Чәчкә, киемгә килеп кунса да, рәхәт.
Бу юлларны укыган авыл халкы, “Менә шунда эшләп кара әле, рәхәте күренер”, — дияр. Авыр тузанлы эш, әйтәсе дә юк. Тик бу вакытлар, бу мизгелләр авыл хезмәтчәне өчен бик кадерле. Борынны ярып кергән икмәк исе, авыл исе, балачакны хәтерләтә...
Агитбригадачыларны бригадир Хәйдәр Сабитов куанып каршы алды һәм концерт куелачак мәйданга шундук эшчеләрне туплап алып та килде. Бу вазыйфада озак еллар эшли ул, үзешчәннәр белән дә еш очраша. Инде тәмам ияләнелгән — агитбригадачыларны биредә ел да көтеп алалар, сагынып торалар. Көткән җиргә баруы да рәхәт шул. Ярты сәгать чамасы гына булса да, җырлар ишетеп, җаннарын ял иттерәләр бит.
Расих Галимҗановның урак вакытында яратып әйтә торган җөмләсе бар: “Икмәк булса — җыр да була”. Иген мул булса гына җырлыйсы килеп тора, күңелләр күтәренке була ул. Быел да, шөкер, уңыш куанырлык.
Агитбригадачылар урып-җыю чорының башыннан ук игенчеләргә моңнарын таратып йөри, эшкә дәрт өстиләр.
Әнә, Ашытбаш ындыр табагында да алардан соң эшкә җилкенеп тотындылар: чистарту машинасы да кызурак эшли башлады сыман, киптерелгән ашлыкны амбарга салу өчен машинага төяүче тракторга кадәр чүмеченә ашлыкны мулрак тутыра башлады....
Агитбригада көн аралаш игенчеләр янында. Рәхмәт үзләренә.
Розалия Зиннәтова