Кыр корабының капитаны без...

2018 елның 7 сентябре, җомга

Кыр корабының капитаны без...

5 сентябрьдә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән басулар буйлап йөргәндә заманында популяр булган әлеге җыр юллары искә төште. Без, журналистлар, ул елларда “икмәк фронты” дип тә яза идек әле.

– Хәрби комиссарны басуда күргәч, комбайнчылар аптырап та китәрләр әле, – ди Алмаз Әгъзәм улы. Чыннан да, бу үзенә күрә бер яңалык иде. Беркөн очрашып сөйләшкәндә районда урып-җыюның барышы, комбайнчы ир-егетләр турында сүз чыкты. “Алар бит бар да хәрби бурычларын үтәп кайткан яки үтәргә җыенучы ир-егетләр, – диде комиссар. – Үзләрен күреп кайтканда әйбәт булыр иде”. Әйткән сүз – аткан ук, әлеге фикерне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та хуплады.

Хәрби комиссар игеннәрне урып-җыюда тырышып эшләүче “кыр кораблары капитаннарына” Рәхмәт хатлары да алып бара. Югары Аты авылында яшәүче “Игенче” хуҗалыгы комбайнчылары Ришат Закиров белән Хәниф Вильдановны Венета якларында таптык. Рапс сугарга әзерләнәләр. Кыска гына вакытка очрашып алдык.

– Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәп кайтып, тыныч хезмәттә дә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшлисез, илнең саклану сәләтен ныгытуга зур өлеш кертәсез, – диде Алмаз Борһанов. – Хезмәтегез белән яшьләргә үрнәк булып торасыз, зур рәхмәт сезгә!

Ришат Закиров ГДРда хезмәт иткән. “Син бу техниканы ул вакытта ук күреп кайткан икәнсең”, – дип шаяртты хезмәттәшләре. Хәниф Вильданов хәрби бурычын Мәскәүдә үтәгән.

Ир-егетләрнең хәрби комиссарга сораулары да бар булып чыкты, җавапны да тиз алдылар. Аларга хәерле юл теләп, “Кишет” ширкәтенә юнәлдек. Ә анда басу “гөр” килеп тора – Әтнәдән 16 комбайн килгән, үзләренеке дүртәү. “Дон”да эшләүче Марсель Закировны көчкә эзләп таптык. Ул моннан егерме еллар элек армиядән кайтканнан бирле туган ягы кырларын иңли. Байкал артында хезмәт иткән, атаклы БАМ юлларында йөргән. Хәрби комиссар аңа да Рәхмәт хаты тапшырды.

Азат Сафин белән районның икенче чигендә – Байкал авылы басуында очраштык. Байкалның асфальт юлына куандык, күпме еллар хыялланды халык бу турыда, инде калган кешеләре рәхәтен күрсеннәр.

– Быел 29 июньдә армиядән кайттым, – дип сөйләде Азат. – Өч кенә көн ял итеп калдым, эшкә чакырдылар.

Десант гаскәрләрендә хезмәт иткән егет бу. “Армиягә кадәр дә бездә комбайнчы булып эшләгән иде, көтеп алдык үзен”, – ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мансур Нигъмәтуллин.

“Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез”, – дип язган Г.Тукай. Сугышларны күрергә язмасын, ә тыныч хезмәттә горурланырлык ир-егетләребез күп безнең.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International