Яңа комиссия эшли башлады
Бүгенге көндә республикада алимент буенча бурычлар 3 млрд. сумнан артып киткән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алиментларны җыеп алу буенча махсус хөкүмәт комиссиясе оештыру бурычын куйды. Ул комиссия оешты. Республикада алиментларны җыеп алу буенча комиссияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли.
Комиссиядә суд приставлары, прокуратура, балигъ булмаган балалар белән эшләүче ведомство вәкилләре хезмәт куячак. Президент Рөстәм Миңнеханов үз баласы язмышына битараф булган аталарны (аналарны) – алимент түләмәүчеләрне каты тәнкыйтькә тотты. Җәмәгатьчелек тә балаларына салкын караган аталарга (аналарга) битараф булмаска тиеш.
Республикада алиментны эзләп алу буенча махсус комиссия эшли башлады. Урыннарда оешкан комиссияләр һәр айның беренче сишәмбесендә алимент белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкны кабул итәчәк. Сентябрьдә беренче кабул итүләр узды инде, шул исәптән Арчада да. Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин комиссия белән берлектә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итте.
Арча районында алимент бурычлары 35 млн. сум тәшкил итә. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80нче маддәсендә “ата-аналар үз балаларын тәрбияләп торырга тиеш” диелгән. Хәзер берәүне дә көчләп өйләндермиләр һәм кияүгә дә бирмиләр. Бер-берсен табышалар, гашыйк булалар, өйләнешәләр. Димәк, гаилә нык булырга тиеш кебек.
Загстан алган мәгълуматларга караганда, узган ел районда 304 пар язылышкан, 118 пар аерылышкан. Быел 8 айда 214 яңа гаилә теркәлгән, 81 гаилә таркалган.
– Кызганыч ки, гаиләсеннән киткән әтиләр арасында балаларын тәрбияләү вазыйфасына җитди карамаучылар бар, алимент түләмиләр, – дип сөйли районның баш суд приставы Алмаз Лотфуллин. – Алимент түләмәүчеләр судка тартыла. Суд атадан бала өчен алимент түләттерү карары чыгара. Безнең хезмәткәрләр суд карарының үтәлешен тормышка ашыру буенча эшли. Әмма суд приставлары хезмәтенең мөмкинлекләре чикле. Яңа оешкан комиссия эше – ведомстволарның үзара хезмәттәшлек итүе уңай нәтиҗәләр бирер, дип уйлыйм. Әйтик, суд приставлары ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә, машиналарны туктатып, алмиент түләмәүчеләрне тикшерә ала. Алимент түләмәүче хәтта машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин.
Комиссия утырышында катнашкан опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина, Мәрхәмәтлек үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина:
–Үзебезнең төп эшебездән тыш коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр белән дә нык кына эшләп алдык, шактый уңай нәтиҗәләргә ирештек, – диделәр.
Алимент түләмәүчеләр сәбәпне нигездә эш юк, акча юк, дип аңлаталар. “Бала минеке түгел!” – дип, дәгъва белдерүчеләр дә бар икән. Ә бит бала үстерүләре җиңел түгел. Әле беркөнне генә ике бала үстерүче ялгыз хатын белән сөйләшеп тордык. “Кием-салым, дәфтәр, китабын әйтмим дә, үскән саен аларга ашарга да күп кирәк бит, – дип сөйләде танышым. – Ит ризыгы кермәсә, балаларның гел ашыйсылары килеп тора. Котлеты, шулпасы дигәндәй... Кибеттәге тәм-томны да сорыйлар. Бер кило прәннекне бер утыруда ашап бетерәләр. Аптыргач, шкафка бикләп куя башладым. Бер-икене генә биреп торам. Өйләнешкәндә хыяллар матур иде. Сизәм, әтиле иптәшләренә кызыгалар. Йөрәк әрни...”.
Шушы урында нокта куям. Сүз озайтуның кирәге юк.
Румия Надршина