Яраннары көтеп тора

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Яраннары көтеп тора

Әминә апа узган ел 65 елдан артык тигез гомер иткән юлдашын — Шөгаеп абыйны югалткан. Шул көннән аның моңарчы бер уңай белән аккан тормыш агымы да үзгәрергә мәҗбүр була: хәзер ул Дәрвишләр бистәсендә улы Шамил гаиләсендә яши.

Ә туган нигез көтеп торган Күлтәскә атна саен кайта алар. Әминә апаның 90 яшьлек гомер бәйрәменә дә туган йортка кайтканнар. Авылда сеңлесе Рәшидә апа яши. Күрше-тирә, кордаш-чордашлар, дигәндәй, һәммәсе белән күрешергә тагын бер сәбәп бит. ӘминәНигъмәтуллинаны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина да килде. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен юбилярга РФ Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Күзләре, колакларыннан зарланмаса да, аяклары “тыңламый” икән үзен, махсус җайланмага тотынып йөри Әминә апа. Хәер, күзенә операция ясаткан. “Бабайны югалтканнан соң елый-елый бер күзем бетте”, — ди. Сәламәтлеге какшау аңа шәһәр тормышын күрергә дә насыйп иткән. “Башта китмәскә бик карышкан идем, хәзер ярый әле киткәнмен, дип сөенәм. Балаларга, бигрәк тә киленем Наиләгә зур рәхмәт. Алар үз йортлары белән тора, авылымны сагынсам, ишегалдына чыгып утырам, рәхәт.”, — дип әби балаларына хәер-хаклы булып яши.

Әминә апа шушы авыл кызы. Гомерлек мәхәббәтен дә читтән күзләп йөрми ул, авылдашы Шөгаепны яр итә. Шөгаеп абый белән ике бала үстерәләр. Кызы Сәлимә дә Казанда яши.

Алар гаиләдә 7 кыз үсә. Әкияттәге сыман. Бүгенге көндә икесе генә исән-сау. Үткәннәрен искә төшергәндә уфтанмыйча, авырлыкларга да шөкер итә алучы буын кешесе ул.

Әтисе Рәхимне алып киткәндә Әминә инде тормышны аңлый алырлык бала була. Башта тегермәнче, аннары яңа оешкан колхоз рәисе булып авылдашларына игелек күрсәткән кеше кемгәдер комачаулаган, күрәсең, “Халык дошманы” мөһере белән алып китәләр аны, аннары гаиләнең 6 почмаклы йортын тартып алалар. Сыер белән бозауларына да хуҗа табыла... Ноябрьнең кыш белән кушылган салкын төнендә 7 баласын кочаклап урамда калган ана ферма өенә юл тота. Аннан, берничә көнгә туганнарына сыеналар. Бер туганнарының акыллы киңәше ярдәм итә гаиләгә: “Сеңлем, йортыгызда кеше тормый бит әле, ачыгыз да керегез”, — ди ул. Тәвәккәли ана. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер, аларны башка куып чыгаручы булмый, үз йортларында яшәп калалар. Тик әтиләре генә кайтмый. Сугыш башлангач, лагерьдан акланып чыккан Рәхим абыйны фронтка озаталар. Мәңгелеккә.

Балалары тырыш була Рәхим абыйның. Дөньяга үпкәләмичә, язмыш сынавына сабыр итеп яшиләр. Әминә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң гомере буе төрле эштә. Лаеклы ялга чыкканчы соңгы 25 елын умартачы булып эшли ул. Ә алар гаиләсенә сынауны тагын күрергә туры килә. 1994 елны, иртәгә авыл Сабантуе дигән көнне йортсыз, каралты-курасыз калып янып бетәләр. Игелекле кешеләр ярдәме белән тиз арада йортлы да булалар. Бүген зур йортларында үзләре юкта тәрәзә төбендәге яраннары гына кала. Алар тәрәзә биеклеге булып, йортка ямь биреп, монда тиздән безнең хуҗабыз кайта, дип йортның хуҗалы икәнлеген белдереп, сагынып көтеп торалар. 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International