Үзгәрешләр һәм проблемалар

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Үзгәрешләр һәм проблемалар

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча комиссиясенең Яңасала авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Арчадан Яңасалага асфальт юлдан барганда: “Заманында халык бу юлда интекте инде!” – дип сөйләшеп бардык. Ә хәзер җан рәхәте: машина белән Каенсар, Яңасалага бик тиз барып җитәсең. Хәтта Яңасала бакчасына Арчадан балаларын китерүче әти-әниләр бар! Ә сез Каенсарның мәчетен күрсәгез иде! Артык зур да түгел, матур итеп эшләнгән, ян—тирәсе асфальтланган, асфальт урамга кадәр чыккан. Киң, чис-та, матур баскычыннан мәчеткә күтәреләсең. Үзе бер гүзәл үзәк булып тора ул. Шушы авылда туып-үскән “Монолит” җәмгыяте җитәкчесе Хәбир Котдусов, Яңасала авыл җирлеге депутаты Фердинанд Хөснетдинов ярдәме белән күтәрелгән мәчет ул. Яңасалада да мәчет булса иде, дип хыялланучылар бар. Әмма әлегә төзелешкә алынучы иганәчеләр күренми. Авыл җирлеге башлыгыннан: “Авылыгызда мәчет салырлык байлар бармы?” – дип сорагач, ул горурланып: “Бездә Гомәр Бәширов бар!” – дип җавап бирде. Татар халкының күренекле язучысы Гомәр Бәшировның нигезендә иске бина тора. Эх, шунда йорт-музей эшләнсә! Әмма әлегә мәсьәлә финанска килеп терәлә. Туган авылы Яңасалада Гомәр Бәшировның чишмәләре (җидәү), мәктәптә музее, истәлек тактасы бар. Килгән кунаклар алдында горурланырлык мәктәбе дә булса, тагы да шәп буласы. Мәктәпкә ремонт кирәк. Мәктәп 11 еллыктан башлангычка калган. “Мәктәпне бетерәләр икән инде, авыл бетә...” – дип әйтеп куйды арадан берәү. “Авылда эш юк, – дип сөйләде Айрат Сафин. – Җирлектә эш яшендәге 265 кеше яшәсә, шуның 217се читтә эшли. Авылда яшьләр бар. Безнең Яңасала авыл җирлеге районда спортзалы булмаган бердәнбер җирлек”.

Ә менә мәдәният тормышы биредә күпләргә үрнәк итеп куярлык. Яңасаланың яңартылган клубында авылның яше-өлкәне җыр, фольклор ансамбльләрендә җырлап–биеп җибәрделәр – исебез китеп карап утырдык. Керәшен, татар ансамбльләренең киемнәре дә искиткеч матур иде. Афәрин! Яңасала клуб мөдире Гөлназ Касыймова һәм Каенсар клуб мөдире Энҗе Сафинаның тәҗрибәләре белән уртаклашырга була.

Яңасала авыл җирлеге районда ике авылдан торган (Яңасала, Каенсар) иң кечкенә җирлек. “Җирлек зур булмагач, зур дәүләт программаларыннан да файдалана алмыйбыз”, – дип сөйләде Айрат Сафин. Шулай да җирле бюджет хисабына Каенсар клубын ныклап төзекләндерә алганнар. “Монда элек керерлек түгел иде”, – дип сокланып карадылар. Клуб янәшәсендә генә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән-сау кайтканнар хөрмәтенә иганәче Хәбир Котдусов ярдәме белән обелиск куелган.

Каенсардагы гаилә балалар бакчасы белән шулай ук кызыксынып таныштык. Педагог һәм медик Зөлфирә Хәмидуллина: “Балалар саны аз булу сәбәпле авылда бакча ябылды, – дип сөйләде. – Районда без 8 гаилә бакчасы ачылган идек. Ябылып беттеләр. Үзем генә калдым”.

Юл уңаеннан Яңасаланың капка-коймасы яңартылган зиратын да карадык. “Яңасалада туган “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов ярдәме белән корылды бу капка—койма”, – дип таныштырды Айрат Сафин. – Чүп өчен көпчәкле арба ясап куйдык. Үз техникам белән алып барып түгәм”.

Үзара салым акчасына авыл эчендәге урамнарга вак таш җәелгән. Яңасаланың Яшьләр урамына су керткәннәр. Нык-

лап төзекләндерелгән авыл җирлеге бинасын да кызыгып һәм кызыксынып карадылар.

–Иң авыр проблемаларның берсе – юллар, – дип сөйләде Айрат Сафин. –Техника юк.

Бүгенге көндә Яңасала авыл җирлеге әнә шулай матур үзгәрешләр, проблемалар белән яши. Аларга җиңел түгел. Әмма тырышалар.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International