Хезмәт белән яуланган хөрмәт
10 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән “Ак барс” агрокомплексы” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре механизаторлары Рафаэль Җәләлиев һәм Мансур Хуҗиәхмәтовка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.
Рафаэль куәтле “Бюллер” тракторында эшли. Карап торуга бик уңайлы техника кебек. “Кабинага тузан керми инде, анысы әйбәт, — диде ул. — Әмма бик каты сикертә, бигрәк тә басуны аркылыга эшкәрткәндә. Кайвакыт яртышар көн аягүрә басып йөрергә туры килә”. Әйе, тырышмыйча гына буадан балык та тартып чыгарып булмый, диләр бит. Ә ул яздан кара көзгә кадәр җир эшкәртүдә. Язгы кыр эшләре чорында 3800 гектар җир эшкәрткән. Июнь ахырында сидераль культуралар чәчелгән басуларны эшкәртергә тотынган һәм соңгы гектарларны тәмамламыйча туктамаячак.
“Курса МТСы” ширкәте тракторчысы Мансур Хуҗиәхмәтов белән еш очрашырга туры килә. Быел районда беренче булып язгы чәчүне ул башлап җибәрде. Авыл Сабантуенда сабан батырына тәкә бүләк иттеләр, район Сабантуенда да бүләк алды. Чәчүдә яхшы эшләгәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата премиягә лаек булды. Инде менә чираттагы бүләк.
— Күз тия күрмәсен инде Мансур абыйга, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.
Ильяс ФӘТТАХОВ