Сарыклар да чәчәк белән авырый

2018 елның 14 сентябре, җомга

Сарыклар да чәчәк белән авырый

Мәскәү өлкәсенең бер авылында сарыкларда чәчәк авыруы табылган. Бу хәбәр гаҗәп тоелды, шуңа күрә район ветеринария берләшмәсенең табиб–эпизоотологы Айрат Фазлыев белән элемтәгә кердек.

– Чәчәк авыруы терлекләрдә дә буламыни?

– Була, сарык һәм кәҗәләр авырый аның белән, ул барлык имезүче хайваннар һәм кеше өчен дә куркыныч. Әлеге хәбәргә килгәндә, бер шәхси хуҗалыкта 22 августта 18 сарыкның 5сендә чәчәк авыруы барлыгы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә якын–тирәдәге территориядә чикләү чаралары билгеләнгән. Чәчәк вирусы таралмасын өчен зарарлану зонасындагы барлык терлекләр юк ителгән.

Чәчәк авыруы күбрәк сарыкларда күзәтелә, кайвакытта кәҗәләрдә дә очрый, авырган терлекләрнең 20–90 проценты үлә, кышкы чорда бигрәк тә яшь терлекләр үлә.

Авыруны вирус тарата, алар коры азыкта салкын вакытта айлар буе, караңгы салкынча урында 2 елга кадәр яши ала. Вируслар авыру терлекләрдән күчә.

– Авыруның нинди билгеләре бар?

– Күз кабаклары шешә, күзләрдән һәм борыннан лайлалы сыекча ага. Башның, аякларның, койрыкның йоны кыска булган урыннарында, тәкәләрнең күкәй янчыгында чәчәк тимгелләре барлыкка килә. Чәчәк авыруына романов һәм нечкә йонлы токымнар аеруча бирешүчән.

Бер авырып исән калган терлек гомерлек иммунитет ала.

– Ничек сакланырга?

– Шәхси хуҗалыклардагы бар сарык һәм кәҗәне ветеринария исәбенә куярга. Яңаларын алу, бәрәннәр туу, сую һәм сату, берничә башның кинәт кенә үлүләре яки авырулары турында ветеринарга хәбәр итәргә. Билгесез, тиешле документлары булмаган терлекләрне сатып алмаска.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International