Язилә тагын җиңү белән кайтты
WORLDSKILLSның Россия төбәк чемпионатында җиңүчеләр исемлегендә Язилә Халикованың исемен күргәч горурланып куйдым. Бу шул Язилә бит, узган ел 15 яшендә көллияткә укырга кергәч үк сайлап алу турында үзенең сәләтен күрсәтеп, чемпионатның Татарстанда узган этабында юниорлар арасында җиңү яулап кайткан Арча педагогия көллияте студенты. Шул чакта ук, киләчәктә тагын катнашу теләге барлыгын әйткән иде. Димәк, сүзендә торган. Гәрчә, чемпионатка әзерләнү күп вакыт, белем, теләк, сабырлык таләп итсә дә. Җиңү яуларга теләгән күңелне мәшәкатьләр куркытмый, әлбәттә.
Инде бер алган чирканчыгы да ярдәм иткәндер, быел ул ярышка ышанычлы адымнар белән барган. Татарстан командасында үзе генә түгел, көллият укытучысы, чемпионат эксперты Гөлнара Хәбибуллина белән бергәләп Көньяк Сахалинга юл тота алар. Сәфәрләре ерак, 8 сәгать самолетта гына очасы. Күкләрдә теләгән теләкләре, күңел читендә булса да җиңү турындагы өмет-хыяллары да ярдәм итми калмагандыр, Язилә бу юлы да җиңү белән — башлангыч сыйныфларда укыту компетенциясендә 3нче урын яулап кайткан. Монысында катнашу өчен ул мартта Ярославльдә узган Россия күләмендә сайлап алу турында катнашкан булган. Ә Татарстан командасы 2нче урын яулады. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, чемпионаттан җиңү яулап кайткан кыз Татарстан Президенты белән очрашу бәхетенә дә иреште.
Быел да, узган елгы ярыш кебек финалда өч төрдә: класстан тыш чаралар уздыру, аерым бер темага сайт ясау, осталык дәресе уздыру буенча көчен сынаган. Һәр төр буенча катнашучыга өч сәгать вакыт бирелә. Шул ара эчендә ул фантазиясен, белемен эшкә җигеп әзерләнеп, бәяләүчеләргә җиткерергә тиеш. Әле чемпионат башланганчы ук WorldSkills сайтында чыккан якынча темаларга әзерләнсәләр дә, ярыш барышында бөтенләй башка төрле темалар бирелергә мөмкин икән.
Гөлнара Илдар кызы ярышлар вакытында студентына ярдәм итә алмаса да, һәр ярышта аның өчен ут йотып торган. Экспертларны да чемпионатка сайлап алалар. Гөлнара Хәбибуллина бу хәрәкәттә инде өч елдан артык. Язиләне “Үткен, төрле хәлләрдән чыгу юлын табып, үз сүзен әйтә белә торган, мәгълүматны тиз эләктереп алучы студент. Укытучыларның өметен аклады”, — дип бәяли Гөлнара Илдар кызы.
Язиләнең әле катнашып, үзен танытырга 22 яшькә кадәр мөмкинлеге бар. Чемпионатта җиңү яулаганнар арасында көллият студентларының исемен күрү киләчәктә дә насыйп булыр. Инде шактый студент хәзер үк катнашу уе белән янып йөри. Җитәкчелек югары курс студентларын да җәлеп итәргә ниятли.
WorldSkillsта җиңү яулый алмасаң да мөһим түгел. Аның юллары аша үткән укучы яңалык үзләштереп, тәҗрибә туплап кына калмый, һөнәри осталыкка да ирешә. “Чемпионатта катнашу балаларга зур дәрәҗәдә әзерлек бирә, дөньяга карашларын үстерә. Андыйларга эшкә урнашканда да сорау зур. Безгә чемпионатта катнашырга мөмкинлек, шартлар тудыр- ган директор Гөлнара Гариповага рәхмәт. Аның тырышлыгы белән көллияттә чемпионат таләпләренә туры килгән техник җиһазлар булдырылды”, — ди Гөлнара Хәбибуллина. Ә Язилә укытучыларына рәхмәтле. Әгәр көллиятнең бердәм укытучылар командасы булмаса, алар ярдәменнән, тырышлыгыннан башка уңышларга ирешә алмас иде.
Розалия Сафина