Газга түләү тәртибе
Редакциягә Яңа Кенәрдән Фердинанд Ибраһимовтан хат керде. Ул “Сабагаз” оешмасыннан үзенең соравына җавап алуны сорый.
“Өйне газ белән җылыткан өчен (30 градус эссе вакытта!) нинди норматив документлар нигезендә түләүне исәп-лиләр? – дип яза ул. – Һәм бу уртача 1500–2000 сум чыга. Бу акчаны күпләр, бигрәк тә олы кешеләр түли дә. Килешүдә язылганнар (п.3) тупас рәвештә бозыла. Район халкы бу сорауга газета аша тулы җавап алыр, дип ышанам”.
Без хатны “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәсенә җибәрдек. Озак та үтмәде без “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе И. Мөхетдиновтан хат алдык. Ул хатны, хөрмәтле газета укучылар, сезнең хөкемгә тапшырабыз.
“Халыкның газга булган коммуналь-көнкүреш ихтыяҗын тәэмин итү РФның Торак кодексы, “Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында”гы Федераль закон (31 март, 1999 ел, №69) нигезендә көйләнеп алып барыла. Өендә газ исәпләгече булган абонент һәр айны 23еннән дә соңга калмыйча үзенә җайлы юл белән исәпләгечтәге күрсәткечне газ оешмасына хәбәр итәргә тиеш. Әгәр дә абонент газ исәпләгечендәге күрсәткечне иң соңгы чик 23ендә хәбәр итми икән, ул вакытта, соңгы бер ел эчендә файдаланылган газның уртача айлык күләменнән чыгып, түләү исәпләнә.
Квитанциядә план–норматив исәпләү суммасы алда тотыласы газга түләү өчен аванс булып тормый. Әлеге сумма уртача ай саен тотылган газ күләменнән чыгып исәпләнә. Өйдәге газ исәпләгечендәге күрсәткеч нигезендә файдаланылган газ өчен түләргә кирәк. Һәр айны 23еннән дә соңга калмыйча өегездәге газ исәпләгечендәге күрсәткечне газ оешмасына хәбәр итсәгез, ай саен файдаланылган газ өчен түләрсез”.