Бәхетле балачак

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бәхетле балачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин Апаз мәктәбендә булды. Депутатны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов каршы алды һәм озатып йөрде. Апаз мәктәбе ул элек-электән үзенең укучылары, укытучылары белән данлыклы мәктәп. Быел мәктәпне 5 бала тәмамлады һәм шуларның өчесе алтын медальгә лаек булды! Ә бер укучы – Әдип Хәйретдинов рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды! Укытучысы – Альбина Гарипова.

Спортта да мактанырлыклары бар. Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы уку елы дәверендә 10лап спорт төре буенча ярыш-

лар оештыра. Апаз мәктәбе коллективы өч ел рәттән 1нче урынны алды. Быел беренчелекне башкаларга биреп, 3нче урынга лаек булды.

Депутат Рауил Рәхмәтуллин Апаз мәктәбе бакчасына килеп керүгә чәчәкләргә, территориянең матурлыгына игътибар итте. Директор Раушан Сибагатуллин: “Әле безнең монда сулыкта балыклар да бар”, — дип үзләре ясап куйган күлдәге балыкларны күрсәтте. “Сулыкка балыкларны балалар үзләре елгадан тотып җибәрде, — дип сүзне дәвам итте директор. — Ни хикмәт, балыклар үлми, үсәләр, бик тереләр”.

Мәктәпнең коймалары, мәйданына брусчаткалар түшәлгән чәчәкле, фонтанлы, күлле бакчасы шәһәр мәктәпләрен уздырырлык иде. Кояшлы матур көнне бигрәк тә күңелле монда. Барысы да балалар өчен! Шундый матур хис-тойгылар белән мәктәпкә килеп кердек. Укучылар “Экстремизмга каршы” акциясен үткәрергә коридорга тезелеп баскан иделәр. 3 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстанда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге барды. Ул үзара ызгышлар, террорчылык, экстремизм булмасын өчен, милләтләр арасында дуслык, тынычлык булдыру максатыннан үткәрелде. Бу турыда депутат Рауил Рәхмәтуллин да әйтеп үтте. Депутат Татарстанның төбәкләр арасында иң яхшылар арасында икәнен ассызыклады. Апаз мәктәбенә уңай бәя бирде. Дәүләт Советы депутатының нинди вазыйфалар башкаруы турында да сөйләде.

Балалар экстремизмга каршы чыгыш ясадылар. Аннан соң югары сыйныф укучылары белән ачык дәрес булды. Тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина дәресне: “Бүген нинди матур кояшлы көн, без барыбыз да исән-сау”, — дип башлап җибәрде. Әйе, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, мондый иминлекне берәүнең дә бозарга хакы юк. Укучылар “Экстремизмның киләчәге юк!” дип дуслыкка, татулыкка өндәп чыгыш ясадылар. Дуслык, туганлык, татулык төшенчәләренә карата мәкальләр уйлап таптылар, шигырь юллары яздылар. Әнә шулай дәрес кызыклы барды.

...Яңадан урамга чыктык. Ур–ра, флэшмоб: бакча тутырып балалар күмәкләп биеделәр. Тәндә хәрәкәт, йөзләрдә елмаю. Бәхетле балачак. Яңа уку елы белән сезне, кадерле балалар!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International