Өстәмә сайлаулар

2018 елның 14 сентябре, җомга

Өстәмә сайлаулар

2018 елның 9 сентябрендә 6 сайлау участогында авыл һәм шәһәр җирлекләре Советлары депутатларын өстәмә сайлаулар үткәрелде. Сайлау нәтиҗәләре:

– 3нче номерлы “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге сайлау округы буенча – Шакиров Ирек Илдар улы, “Газпром трансгаз Казан” ширкәте җитәкчесе урынбасары;

– 9нчы номерлы “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге сайлау округы буенча – Хәмидуллина Рәмзия Шәриф кызы, “Арча шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Үзәк” территориаль җәмгыять үзидарәсе рәисе;

– 1нче номерлы “Ташкичү авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау округы буенча – Гатиятуллин Тәбрис Гайнулла улы, “Ташкичү” ширкәтенең машина–трактор паркы мөдире;

– 8нче номерлы “Үрнәк авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау округы буенча – Нәҗмиев Ирек Равил улы, “Сетевая компания”– “Идел буе электр челтәре” акционерлык җәмгыяте филиалы электромонтеры;

– 2нче номерлы “Шушмабаш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау округы буенча Шәкүрова Гөлназ Нури кызы, хуҗабикә;

– 7нче номерлы “Яңасала авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау округы буенча – Хөснетдинов Илнар Касыйм улы, “Винербергер Куркачи” ширкәте көйләүчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International