Бер көн очрашып, 64 ел бергә

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бер көн очрашып, 64 ел бергә

Югары Пошалымда гомер иткән Түрфәйдә белән Тәхәветдин Бәдгытдиновлар бары бер көн очрашалар. Кавышу һәм 64 ел тату гомер итү өчен бу парга шул җитә.

Тәхәветдин абый Югары Мәтәскәдә яшәүче туганнарына кунакка килгәч очрата булачак хатынын. Инде өйләнер вакыты җиткән егет күп уйлап тормый, беренче күрүдә үк күңелен яулап алган кызга тәкъдим ясый. Әнә шулай тиз арада кавышкан пар бүген дә бер-берсенә терәк булып матур гына яшәп ята. Алар белән безгә Түрфәйдә апаның 90 яшьлек юбилеенда танышырга туры килде. Арчада, улы Фәргать йортында барлык балалары янәшәсендә билгеләп үтте ул туган көнен. Янында иң якын кешесе Тәхәветдин абый да бар иде.

– Гаиләдә 14 бала булганбыз. Бишебез генә исән-сау калган. Хәзер үзем генә инде, – ди Түрфәйдә апа. – Урта хәлле гаиләдә үстем. Мохтаҗлык кичермәдек. Әти алдынгы карашлы мулла, әни абыстай иде. Беренчеләрдән булып колхозга керделәр. Шулай матур гына яшәп ятканда сугыш башланды. Ул вакытта мин башлангыч мәктәпне тәмамлаган идем. Әти Шәмәрдән станциясендә агач чыгарды, апам вагон төяүдә. Ә әнинең аяк-куллары авырый иде. Аңа булышырга кирәк булды. 13 яшьтән колхозда эшли башладым. Яшелчә бакчасында чүп утадык, су сиптек, печән чабу да, ындыр табагында ашлык киптерү дә эләкте. Урман да кистем. Төяүче дә булдым. Арчага ашлык илтә идек. Күпме капчык бушатырга туры килде! Ул вакытта алар 80 килограммлы иде. Безгә бары 18 яшь.

Ә алда кызны матур киләчәк, бәхетле тормыш көткән. Ире Тәхәветдин бик әйбәт, акыллы кеше булып чыккан. Эшкә дә кулы барган, яхшы балта остасы булып саналган.Эчмәгән, тартмаган, эшлисен эшләгән, табасын тапкан, мохтаҗлык күрсәтмәгән. Җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Кайнанам, кайнатам бик булышты. Ул вакытта декрет ялы юк. Эштән калып булмый. Аннан Тәхәветдин дә бик тырыш булды. Кышын ат белән Казанга барып эшләде, балаларны киендерде, – диде Түрфәйдә апа. – Хәзер шул балаларның игелекләрен күрәбез. Барысы да Арчада яши, кайтып, ярдәм итеп торалар. Үзләре янына килсәк тә урыныбыз түрдән булыр иде, Тәхәветдиннең туган нигездән китәсе килми.

Бу көнне юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International