Таныклыклы солдат булу кулай
Август ахырында Олы Мәңгәр егете Рамил Халиков армия хезмәтеннән кайтып төште. Ул ике ел контракт белән Севастопольдә хезмәт иткән.
Армиягә чакыру яше җиткәч, үз теләге белән контракт төзеп хезмәткә алынган егет менә ниләр сөйли: “Мин Идел буе дәүләт академиясенең физкультура факультетын тәмамлаганнан соң киттем. Укып бетергәч, армия мәсьәләсе алга басты. Уйладым да, әти-әнигә, мин контракт буенча хезмәт итәм, дигән карарымны әйттем. Хезмәт итәсе җирне үзем сайладым һәм ике елга контракт төзедем. Разведбригадада хезмәт иттем. Контрактчы белән гади солдат тормышы күпкә аерыла. Мин фатирда тордым. Иртәнге һәм кичке тезелүгә эшкә килгән кебек киләсең. Буш вакытларың булса аны үзеңнең файдаңа кулланасың, яшәгән җиреңә кайтып ял да итәргә мөмкин. Телефон үземдә, кесәмдә йөрде, әти-әни якыннарым белән гел аралашып тордым. Ә солдатларга ул чикле, билгеле вакытларда гына кулланырга мөмкин. Баргач та махсус киемнәр бирделәр, тук- лану да зарланырлык булмады. Хезмәтемнең яртысыннан соң отпускка кайтып килү мөмкинлеге тудырылды. Тик юл чыгымнарын бу очракта үзем түләдем. Армиягә яше җиткән егетләргә киңәшем шул: әгәр киләчәктә авыл җирендә яшәп калырга уйлыйлар икән, гади солдат булып хезмәт итү дә җитә, тик авылдан китеп үзең яхшы дип санаган, теләгән эшкә урнашырга уйласаң, контракт төзеп хезмәт итү уңай. Ләкин контрактны кая туры килсә шунда түгел, элиталы, дәрәҗәле гаскәр сайларга киңәш итәм”.
Узган атнада, гадәти армиягә алыну белән контракт төзеп хезмәт итүнең өстенлекле яклары турында Арча педагогика көллияте базасында узган очрашуда районыбызның урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучы егетләр дә хәбәрдар булды. Алар белән очрашуга махсус Казаннан, республика хәрби комиссариатыннан ук кайт- каннар иде.
Гади солдат булу һәм контракт буенча хезмәт итүнең аермалары турында без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Наталья Гиматудинова белән әңгәмә барышында белдек.
— Наталья Владимировна, контракт белән хезмәт итүнең өстенлеге нәрсәдә?
— Контракт белән хезмәт итүчеләргә торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, аерым категория хәрбиләр өчен азык-төлек, махсус кием, юлда бушка йөрү (командировкага, чираттагы ялга барганда), лаеклы ялга чыкканда стаж буенча өстенлек, тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләү гарантияләнә. Хәрби 20 ел хезмәт итсә, аңа үзе теләгән җирдән торак бирелә. Өч ел эшләгәч, ипотека программасы буенча фатирлы була ала. Бу очракта ипотека кредитын аның өчен РФ Саклану министрлыгы түли.
— Гади солдат хезмәте белән контрактчылар арасында аерма ничек?
— Иң элек хезмәт хакыннан башлыйк әле. Гади солдат бик аз гына хезмәт хакы алса, контрактчыныкы 7ләтә, 10лата артык. Гади солдат хезмәт итү урынын үзе сайлый алмый, ә контрактчыга мондый мөмкинлек тудырыла. Солдатлар казармада яшәсә, контрактчылар тулай торакта яки аерым фатирда (чыгымын хөкүмәт күтәрә). Гомумән, контрактчылар өчен ташламалар күп.
Сәламәтлеге мөмкинлек биргән, армия хезмәтен узган 40 яшькә кадәрле ир-егетләрне, шулай ук 27 яше тулып, төрле сәбәп белән армиягә алынмаганнарны да контракт буенча хезмәт итәргә чакырабыз. Хәтта сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле армиягә бармаганнар да теләк белдерә ала. Андыйларга медицина комиссиясе уздырыла. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр полиция бүлегендә исәптә тормаска тиеш. Махсус белем дә мәҗбүри түгел. Узган елдан башлап, югары яки урта махсус белеме булганнар армия хезмәте урынына контракт буенча китә ала. Бер елдан соң контрактын өзеп кайтып китә дә ала.
— 1 октябрдән көзге чакырылыш башлана. Быел ничә егет солдат киеме киячәк?
Быел Әтнә һәм Арча районнарыннан 90га якын егет армия хезмәтенә алыначак. Егетләрне мөмкинлек булганча һөнәрле итеп җибәрергә тырышабыз. Ел саен машина йөртү таныклыгына ия булып китүчеләрнең саны арта. Һөнәрлеләргә армиядә дә сорау зур. Аеруча шоферларга. Хәрби комиссариат 2019 елның язында алыначак егетләрне машина йөртү таныклыгына укыту өчен туплый башлады.
— Алар бушлай укыя- чакмы?
Әлбәттә. Саклану министрлыгы “В” категориясе буенча укыган һәр егеткә 20 мең тирәсе акча бүлеп бирде, шул ук вакытта,
ДОСААФ акчалата ташлама ясый. Армия- дә хезмәт итеп кайткач, теләге булса, бу егетләр бушка “Д” һәм “Е” категорияләренә дә укый алачак. Яшьләр уйлансын иде: әти- әниләр кесәсеннән зур суммада акча чыгарып укыганчы, хәрби комиссариат аша бушлай уку кулай түгелме? Армиядә шоферлар шәхси составны йөртә, йөк ташый. Гомумән, укыганнары аларга тормышта һәрвакыт кирәк булачак. Чөнки хәзер техника заманы. Ә армиядә шофер булып хезмәт иткәннәр аннан тәҗрибә туплап, техниканың төзелешен дә өйрәнеп кайтачак. Тагын шунысы бар, әгәр машина йөртүчегә укып китсә, солдат һәркайда кирәкле. Хәрби частьтән килгән офицерлар иң беренче һөнәрлеләрне сайлый.
Киләчәге, аны яхшы итү һәркемнең үз кулында. Рамил сыман алдан кайгыртып, акыл белән эш иткәннәргә тормышта бар мөмкинлекләр ачылачак.
Розалия Зиннәтова