“Әле китмибез”

2018 елның 14 сентябре, җомга

“Әле китмибез”

Сәрдәбашта яшәүче Анна Петрованы 90 яшьлек юбилее белән котларга күршеләре, дуслары, туганнары җыелган иде.

Гомер буе укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта авылда ветераннар советы рәисе Әминә апа Сәмигуллина да мондый вакыйгадан читтә калмаган. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та тәб- рикләү сүзләрен җиткерде.

– Син бик матур җырлыйсың бит. Әйдә, бәйрәм уңаеннан кунакларга да җырлап күрсәт, – диде Әминә апа Анна Василиевнага мөрәҗәгать итеп.

Башта уңайсызланып торса да, яшьтән җырлап, биеп йөргән, әле дә биемәсә дә, җырларга яраткан хезмәт ветераны җыр сузды.

Су буенда таллар бар,

Талларда яфрак кына...

Анна Василиевна бу минутларда яшәреп киткәндәй булды. Аңа ничә яшь булуы турында бар кеше онытты. Ә ул дәртләнеп китеп бер-бер артлы берничә куплет җыр башкарды.

– Әле китмибез, яшибез әле. Бу тормышны, гаиләне ташлап булмый, – диде ул.

Әйе, бүген ул рәхәттә гомер кичерә. Ә үткәне... Туганнан туган сеңлесе Нина Николаева әйтүенчә, шатлыгын да, кайгысын да, рәхәтен дә, михнәтен дә күп күргән инде ул. Сигез балалы гаиләдә үскән кыз. Хәзер Самарадагы сеңлесе белән икесе генә калган. Әти-әнисе бик тырыш кешеләр булган. Тик кызның балачагын сугышның кара болыты каплаган. 13 яшеннән эшли башлаган ул. Авылдан дүрт кыз ФЗӨга киткән. Араларында Анна да булган. Анда алар яшелчә җыйганнар, кышын урман кискәннәр. Сугыштан соң кызны Мәскәүгә төзекләндерү эшләренә җибәргәннәр. Аннан кайткач гомер буе “Северный” хуҗалыгында эшләгән.

Авыл Советы рәисе булып эшләгән Поликарп Петров белән ул 1961 елда танышкан. Озакламый гаилә дә корып җибәргәннәр. Бер-бер артлы дүрт балалары туган. Хәзер 8 оныклары, шуның кадәр үк оныкчыклары бар. Поликарп Петров кына күптәннән вафат икән инде. “2018 елда миңа 90 яшь тулса, иремнең вафатына 29 ел була”, – дип искә ала Анна Василиевна.

Бүген ул улы Ришат, килене Гөлнадия тәрбиясендә яши. “Көн дә эш юк, төн дә. Шул эчне пошыра. Ә дөнья рәхәт, бай, яшә генә”, – ди юбиляр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International