Авырыйсыгыз килмәсә — прививка ясатыгыз
Узган ел грипп, салкын тиеп авыручылар күп булды. Кемнәрдер икешәр, хәтта өчәр тапкыр авырдык, дип тә зарланды.
Татарстанда ел саен көчле респиратор вируслы инфекцияләр белән 700 меңгә якын кеше авырый дип саный белгечләр. Шул уңайдан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакцина уйлап тапкан һәм аны инфекцияләрдән сакланырга, иммунитетны саклап калырга бердәнбер ысул дип тәкъдим итәләр. Әлбәттә, вакцина ясатучылар да авырырга мөмкин, тик ул инде җиңелрәк кичерелә һәм организмга да артык зыян салмый дип санала. Гриппка һәм салкын тиюләргә каршы прививка ясатып үзеңне һәм якыннарыңны авырулардан саклыйсың дигән сүз.
Арча үзәк хастаханәсендә прививкаларны 10 сентябрьдән ясый башладылар. Иртән процедура бүлмәсе янында чират тезелгән була, табибларга “Миңа вакцина калдыра күрегез”, дип шалтыратучылар да бар икән.
Үзвакытында ясалган вакцина кеше организмының авыруга бирешүчәнлеген киметә. Иң яхшы вакыт дип сентябрь-октябрьне атый ак халатлылар. Чөнки бу чорда әле салкын тиеп авыручыларның саны бик аз күләмдә була.
Прививкадан соң организмның каршы торучанлыгы ике атнадан 21 көнгә кадәр формалаша һәм ел дәвамында саклый. Шунлыктан, ел саен ясатырга кирәк. Тик организмың прививканы кабул итсә генә. Әгәр аллергияле авыруларың, берәр препаратка аллергияң, хроник авырудан яки көчле инфекцияле авырулар нәтиҗәсендә югары тән температурасы булса да прививка ясату тыела. Вакцинаны кеше 6 айдан ук ясата ала.
Халык арасында еш ишетергә туры килә: имеш, прививка ясаткач авырып аласың, диләр. “Прививкадан авыру мөмкин түгел, — ди табиб-эпидемиолог Чулпан Ситдыйкова. — Һәр организмның үзенчәлеге бар. Кайбер кешедә, мәсәлән, 3 көнгә кадәр хәлсезлек күзәтелергә мөмкин”.
Тик галимнәр ел саен грипп вирусының үзгәреп торуын әйтә. Бу очракта вакцина ярдәм итә микән?
— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппның яңа штаммнары килеп чыгуын нык күзәтеп тора һәм вакцинаның да составын эпидемия сезоны башланганчы барлап куя. Россиядә кулланылучы барлык вакциналар да лицензияләнгән, һәммәсенең составы, сыйфат һәм файдасы бер төрле. Тик вакцина үз белдегең белән түгел, бары тик табиб караганнан соң һәм медицина хезмәткәре тарафыннан гына ясалырга тиеш, — ди Чулпан Равил кызы.
Йөкле ханымнар өчен прививка ясату төп күрсәткеч булып тора. Ясату-ясатмау турында соңгы карарны йөкле кешене күзәтеп торучы табиб чыгара.
Бушлай прививка ясатырга теләүчеләр Арча үзәк хастаханәсенә килә ала. Прививканы алдан язылмыйча һәм чиратсыз гына ясату өчен учас-ток табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларга прививканы махсус бригада мәгариф учреждениеләренә барып та ясый, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында, амбулаторияләрдә, участок, район хастаханәләрендә дә ясатырга мөмкин.
Розалия Зиннәтова