Юрганга карап аягыңны сузасың

2018 елның 14 сентябре, җомга

Юрганга карап аягыңны сузасың

Шушмабаш авыл җирлегендә узган ел үзара салым акчасы нигездә урамнарга аз энергия сарыф итүче яктырткычлар куюга тотылган иде. Бу хакта газетабыз битендә дә язып чыктык. Быел биредә бу акча нинди максатларда кулланылган?

Шуны ачыклау максатыннан без авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтовка мөрәҗәгать иттек. Колак белән генә ишеткәнгә караганда, күз белән күрү яхшырак, дип, ул үз чиратында безне җирлеккә караган җиде авыл буйлап алып китте.

– Узган ел без 500әр сум салым җыйган идек, аннан алдагы елны 300әр, быел ул 400 сум булды. Барлыгы 555 мең 200 сум җыелды, хөкүмәт тарафыннан арттырылганнан соң 2 миллион 776 мең сумга чыкты. Шуның 150 мең сумын чүплекләрне эттерергә алдык. Ә калган 2 миллион 636 мең сумын тулысынча юлларны төзекләндерүгә тоттык, – диде Вәзир Сәгыйтов. – Тик җиде авыл өчен бу бик аз сумма. 3,5 метр киңлектәге бер метр юлга 1250 сумлык вак таш киткәнне исәпкә алсак, әлеге акчаның күпме эш башкарырга җиткәнен санап чыгару авыр түгел. Сәрдәбашта, мәсәлән, 80 мең 800 сум акча җыелды. Арттырылгач та 404 мең сум гына булды. Бер урамга – 155, икенчесенә 205 метр арага таш җәелде. Тагын 4 километрдан артык юлны төзекләндерәсе бар. Мондый темп белән барганда 5-6 елга сузылачак әле.

Носыда якынча 350 метр арага таш салынган. Җирлек башлыгы тагын ике елда Носы урамнары тәртипкә китерелеп бетәчәк, дип уйлый. Ишнаратта дүрт йортлык Ф. Миннуллин урамына илтүче юлның 120 метрына таш түшәлгән. Үгез Елгада да, Шекәдә дә, Илдус авылында да акчаларына күрә сизелерлек эш башкарылган.

– Алдагы елларда кечкенә авылларда җыелган акчаларына караганда күбрәк эш башкарылган иде. Быел башка авыллар өлешенә кермичә, үз акчаларын гына тоттык. 2019 елда да бу программа буенча юлларны карасак, бер Шекәдә генә әлегә бу проблема бетәчәк. Бу җәйдә анда Октябрь урамына 240 метр арага, Ворошилов урамына 205 метрга вак таш җәелде, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Шушмабашта артуны исәпкә алганда 1 миллионнан артык акча булды. Урак һәм Чүкеч, Бакча урамнарына 380шәр метр арага, Яр буе урамына 100 метрга таш түшәлде. Әмма биредә икенче проблема бар – ул да булса, су мәсьәләсе. Торбалар иске, әле бер, әле икенче урыннан тишелә. Алыштырырга кирәк. Ә менә җәен су җитмәү мәсьәләсен чиштек – кое казыдык.

2017 ел өчен соңыннан җыелган акчаларга да урын тапканнар җирлектә. Шуңа һәр авылга балалар мәйданчыгы эшләп куйганнар, Сәрдәбашта чишмә ясаганнар.

– Биредә керәшеннәр яши бит. Үз бәйрәмнәрендә су коену мөмкинлеге дә тудырырга тырыштык. Хәзер хыялым – елга буендагы чишмәдән суны мөмкин булганча өскә меңгереп, самовар ясап кую. Мин үзара салым программасын керткән Президентыбызга рәхмәтле. Азмы-күпме, әмма халык өчен бик файдалы эш башкарыла бит, – диде Вәзир Сәгыйтов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International