Максаты – Россия чемпионы булу
15 сентябрьдә Арчада “Татарстан кроссы – 2018” булды. Анда алтмыштан артык команда, 1000нән артык кеше катнашты. Арча үзәк китапханәсе, Арча сәнгать мәктәбе, шәһәр мәктәпләре, уку йортлары, балалар бакчалары, оешмалар, учреждениеләр һәр елдагыча активлык күрсәтте. Сәнгать мәктәбенең укытучылар коллективы шундый спорт чараларында катнашу өчен махсус спорт костюмнарына кадәр тектергән. Алар әллә каян күзгә ташланып тора.
– Бүгенге йөгерешкә безнең оешмадан лаборатория җитәкчесе Илнур Әхмәтов, директор урынбасары Назыйр Фәттахов, җитештерү–техник бүлеге җитәкчесе Азат Сәлахиев, диспетчер Ринат Закиров белән килдем, – диде “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитештерү–техник бүлеге инженеры Расих Тимергалиев. – Мин мәктәптә укыганда үзебезнең Кукмара районында йөгерү буенча беренчелекне бирми идем. Тик аңа күп вакыт үтте инде. Менә бүген үземне сынап карарга булдым. Максатым беренче килү түгел, финишка барып җитү.
– Безнең коллективтан бүгенге кросста 18 кеше катнаша. Районда үткән бер генә спорт чарасыннан да калган юк. Кросста да ел да катнашып киләбез. Бүген минем җанатарларым – ирем Фәнис, яшь тә җиде айлык улым Мурат та бар, – диде ЗУЭСтан профсоюз оешмасы җитәкчесе Фирая Вәлиева.
– Безнең “Энергосервис” ширкәте дә бер чарадан да читтә калмаска тырыша. ГТО нормаларын уңышлы гына тапшырдык. Бүген кросска килдек, – диде Ринат Сафин. – Мин үзем институтта укыганда биш төр буенча көрәштә (аңа ике дистанциягә йөгерү, ату, граната ыргыту, йөзү керә) җыелма команда составында идем. Өч ел беренчелекне бирмәдем. Милициядә эшләгәндә ел да йөгерүдә катнаша идек. Хәзер яшьләргә стимул булсын, дип чыгам. Минемчә, беренче булып килгән түгел, ә дистанциядән төшеп калмыйча, ахырга кадәр барып җиткән кеше җиңүче.
Быел кросска авыл мәктәпләреннән дә бик күп килгәннәр иде. Шушмабаш мәктәбеннән генә 14 кеше катнашты. Араларында 9 яшьлек Раушан Гәрәев, 3 һәм 4 сыйныф укучылары Гөлүс Вафин һәм Илназ Хәсәнов та бар. Беренче тапкыр гына килүләре икән, һәрнәрсәне зур кызыксыну белән күзәтеп йөриләр. Җиңмәсәләр дә, малайлар күңелендә бу чара һичшиксез матур тәэсирләр калдырачак.
Ветераннардан 50 ел спорт буенча районыбыз данын яклап килгән, әле дә һәр ярышта үзен сынаган Ленар Заһидуллин белән шулай ук спортның күп төре буенча җиңүләр яулап килгән 70 яшьлек Руфина Гәрәева бар иде.
– Минем чаңгы, биатлон, көрәш, йөгерү, гер күтәрү буенча уңышларым бар. ГТО нормаларын тапшырып, Татарстан чемпионы булдым. Монысы яшь чакта. Хәзер дә сер биргән юк. Ветераннар арасында дүртенче ел беренче урынны алып киләм, – диде Ленар Заһидуллин.
Кросс Арча спорт комплексы яныннан башланып китте. Старт алдыннан сәламәт яшәү рәвеше буларак спортны үз иткән йөгерешчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин уңышлар теләде.
...Финиш – Арчаның бишенче гимназиясе ишегалдында. Йөгерешчеләрнең иң өлгерләре – яшьләр, студентлар анда санаулы минутларда килеп җитте. Башкалар да калышмады. Аларны укучылар коридор ясап, кул чабып каршы алды. Иң беренче булып финиш сызыгын Арча педагогика көллиятенең дүртенче курс студенты Илназ Яруллин үтте.
– Мин үзем Саба районының Кибәче авылыннан. Көллияттә физик культура укытучысы булырга укыйм, спорт белән шөгыльләнәм. Тренерым – Бари Бакиров. Ике ел ГТО буенча Татарстанда көллиятләр арасында беренче урынны алдым. Россиядә икенче булдым. Кросс минем өчен аяк язу гына. Россиядә җиңү турында хыялланам. Тик аның өчен Татарстанда җиңү яуларга, димәк, шөгыльләнергә дә шөгыльләнергә кирәк.
Бу көнне яшьтәшләре арасында беренче урыннарны Арча педагогика көллиятеннән Рәмис Хантимеров, Елена Гаранина, Алина Гаранина яулады. Алтмыш яшьтән өлкәннәр арасында Ленар Заһидуллин, Руфина Гәрәева һәм Марсель Шәрәпов алдынгылыкны бирмәде.
Гөлсинә Зәкиева