Күбәләк булып кайткан
Узган ялда Зур Бирәзәдә яшәүче Кави абый Нигъмәтҗановны 90 яшьлек юбилее белән котларга бардык.
Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова Кави Нигъмәтҗановка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Беренче булып шуңа игътибар иттек, безнең белән бергә табын әзерләнгән йортка бик матур бер күбәләк очып керде. Ул табындагы ризыкларга да канат очы белән генә кагылып үтте, Кави абыйга да барып кунды, кунаклар тирәсеннән очып йөри–йөри өйне дә әйләнеп чыкты, ахыр чиктә пәрдәгә барып урнашып, нәрсә булганны читтән генә күзәтеп тора башлады. Аны беркем дә кумады, чөнки юбилярның 61 ел тигез гомер иткән, күптән түгел генә вафат булган хатыны Шура апаның җаны кайтып, сөйгәнен котлап китте, дип кабул итте.
Күзләре начар күргәнлектән Кави абый бу күренешнең шаһите була алмады, әйткәч, күзләре яшь белән тулып, бите буйлап агып төште. Сөртмәде аларны ветеран, “шулаймыни”, дип яшь аралаш елмаеп кына куйды.
– Бер күрүдә бер–берсен ошатканнар алар. Өйләнешеп тә куйганнар. Ике балалары туды. Хәзер биш оныклары, алты оныкларының балалары бар, – диде Башкортстаннан махсус юбилейга кайткан Шура апаның сеңлесе Гөлшат. – Апа гомер буе укытучы булып эшләде. Кави абый аз сүзле, йомшак күңелле, бик яхшы кеше иде. Матур яшәделәр.
Кави Нигъмәтҗанов тумышы белән Әтнә районының Ташчишмә авылыннан. Биш балалы гаиләдә туып–үсә. Сугыш вакытында әтисе колхоз рәисе була.
– Алда ризык мулдан булмаса да, ачлыктан тилмермәдек. Бик яшьли авыр эш эләкте. Ташчишмәдән элеваторга ашлык ташыганны гомер онытасым юк, – ди Кави абый.
1948 елда ул Үзбәкстанга китә. Шунда мамык әзерләү пунктында эшли. Армиядә хезмәт итеп кайта. Мактаулы хезмәте белән таныла.
– 2001 елда Арча районына күчеп кайттык. Башта үзебез генә, урнашкач әти–әнине дә яныбызга алдык. Менә хәзер бу як кешеләре булып беттек инде, – диде улы Камил. Мин беренче мәктәптә укытам, хатыным Фәридә “Энергосервис” ширкәтендә эшли. Бергә–бергә матур гына яшибез. Әтинең юбилеена туганнар җыелды. Мәскәүдә яшәүче Дания апа гына кайтып җитә алмады әле.
Күренеп тора, Кави абый кадер–хөрмәттә яши. Үзбәкләр өлкәннәрне бик хөрмәтли бит. Ә бу гаилә шулар белән гомер иткән. Алардагы уңай мохиткә, бер–берсенә карата ихтирамлы карашка да игътибар итми булмый иде.
– Аллага шөкер, тормышымнан бик канәгатьмен. Балаларым исән–имин булсыннар, – диде Кави абый.
Шура гына юк, дияргә базмады ул. Нишлисең, тормыш шулай корылган. Иң мөһиме, ул ялгыз түгел.
Гөлсинә Зәкиева