Авылларны тырыш кешеләр саклап калачак

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Авылларны тырыш кешеләр саклап калачак

“Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең халыкны кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров гражданнарны кабул итте.

Бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов килүчеләрне каршы алды. Арчаның үзәктәге территориаль җәмгыять үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина бер башы иске зиратка тоташкан Кызыл Бистә урамын рәтлисе бар иде, дигән мәсьәләне күтәрде. Депутат, мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышачагын әйтте.  Гражданнарны кабул итүне тәмамлагач, депутат район газетасы тиражы белән кызыксынды. Газета укучылар район газетасына мөрәҗәгать итәме, хатлар  язалармы, дип сорады һәм язарга темалар да тәкъдим итте. Күбрәк эшмәкәрләр турында язарга киңәш итте. Авылларны үз эшен булдырган тәвәккәл, тырыш кешеләр саклап калачак, диде ул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International