Президент Арчада
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. ТР Премьер–министры Алексей Песошин һәм башка рәсми кешеләр озатуында ул “Балыкчы авылы” кунакханә–сәламәтләндерү комплексын карады, аның инфраструктура һәм территориясе белән танышты.
“Балыкчы авылы” күлләр янәшәсендә, табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Ял итү өчен өйләр, кунакханә–күңел ачу һәм мунча комплекслары, җәйге кафе бар. Рөстәм Миңнеханов комплекс белән танышканнан соң биредәге инфраструктурадан нәтиҗәлерәк файдалану һәм “Балык-
чы авылы”н респуб-
лика яшьләр лагере итеп үстерү бурычын куйды. Биредәге барлык инфраструктура объектлары балалар, яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту максатларында файдаланылачак. Комплекс дәүләт мөлкәтенә тапшырыла һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы объектка әверелә.
Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча комплекс территориясендә тагын һәркайсы 42 койка–урынлы 5 корпус, ашханә һәм мәдәни үзәк төзеләчәк. Шуннан соң лагерь берьюлы 350 чамасы кеше кабул итә алачак һәм анда яшьләр өчен республика профиль сменалары үткәрү планлаштырыла. Ел саен Татарстан Студентлар лигасының студентлар мәгариф форумын уздыру күздә тотыла.
“Балыкчы авылы”ның 2019 елдан балалар һәм яшьләр лагере булып эшли башлавы көтелә.
Рөстәм Миңнеханов “Кырлай” ширкәте басуында авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Президентны быелгы урып–җыю йомгаклары, бәрәңге алуның барышы белән таныштырды.
Район быел 150 мең тонна ашлык җыеп алды, бер гектардан уртача 29,1 центнер уңыш чык-ты. Хуҗалыклар көзге культураларны әйбәт срокларда чәчтеләр. Хәзер туфрак эшкәртү, кукуруз силосы салу эшләре бара.
Президент районда яшелчә, җиләк–җимеш үстерүчеләр, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге игү мәсьәләләре белән кызыксынды. “Түбән Атыда Дамир Хәлиуллин теплицада кыяр, помидор үстерү буенча уңышлы эшли, – диде район башлыгы. – Шулай ук җиләк тә үстерә башладылар. Андый эшмәкәрләр тагын бар. Һәр авыл җирлегендә кооперативлар эшли башлавы көтелә, эшмәкәрләр өчен бик уңай булачак”.
Районда уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр Илсөя һәм Нафил Гатауллиннар Президент килү хөрмәтенә үзләре үстергән байлык-
лар белән “Арча” дип язылган бәйләм әзерләгәннәр. Нафил Казан шәһәрендә үтә торган ярминкәләрдә дә актив катнаша.
Күргәзмәдә район хуҗалыкларында үстерелгән бәрәңге, яшелчәләр куелган иде. Быелгы байлыкка карап шөкер итәрлек. Рөстәм Миңнеханов Арча кырларында үскән бәрәңгенең тәмен татып карады. “Кырлай” ширкәтендә аның “Ред Скарлетт”, “Королева Анна”, “Гала” һәм башка сортлары игелә. Алар турында “Сервис Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов сөйләде.
Кызыксынучылар өчен берничә сан. Республика халкына елга 450 мең тонна бәрәңге кирәк икән. Тагын 300 мең тонна орлыкка дигәнен өстик. Быел бәрәңге белән тәэмин ителеш 200 процент булыр дип көтелә.
“Кырлай” ширкәте бәрәңге игү белән шөгыльләнүче иң эре 20 хуҗалык арасына керә.
Президентка бәрәңге уңышын көрәк белән казып, үлчәп тә күрсәттеләр. Гектардан 400 центнерга якын уңыш чыга. Хуҗалык 1 мең гектар бәрәңге игә, басуларда 4 комбайн эшли.
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Ильяс Фәттахов