Ачык ишекләр көне яңа сезонны ачты

2018 елның 21 сентябре, җомга

Ачык ишекләр көне яңа сезонны ачты

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә Бөтенроссия бердәм мәдәният көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелде.

Күпфункцияле үзәк мәдәният учагы булып тора. Ел дәвамында биредә шәһәр китапханәсе белән берлектә балалар өчен дисеңме, олылар өченме, нинди генә чаралар оештырылмый.

– Бездә 12 түгәрәк эшли. Хореография (җитәкчесе Миләүшә Сәгыйтова), аерым җыр, инструменталь ансамбль (Алина Шиһабиева) түгәрәкләренә йөргән балалар сәхнәдә үзләренең осталыкларын да күрсәтә инде. Ә яшьләр өстәл теннисы, волейбол, баскетбол, шахмат, шашка түгәрәкләренә бик яратып йөриләр, – диде үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова. – Өлкәннәрне дә тартабыз. Бу өлкәдә уңышларыбыз белән дә мактана алабыз. Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” ансамбле район гына түгел, республика күләмендәге чараларда да актив катнаша, башка төбәкләргә дә чыга, фестивальләрдә җиңүләргә ирешә. “Сүнмәс дәрт” театр коллективы (җитәкчесе Илмира Фазылҗанова) берсеннән–берсе матур спектакльләр куя. Залларыбызны тутырып килә торган үз тамашачыларыбыз да бар.

Шунысы кызык, биредә чара оештыру өчен бәйрәмнәр җиткәнне көтеп ятмыйлар. Үзләре уйлап табып үзенчәлекле кичәләр, бәйгеләр, фес- тивальләр һәм башка чаралар да үткәрәләр. Бөтенроссия бердәм мәдәният көне уңаеннан оештырылган ачык ишек-ләр көне дә шуларның берсе. Бу көнне күпфункцияле үзәккә 120 бала килгән иде.

– Арчаның икенче һәм дүртенче мәктәпләре аеруча активлык күрсәтте, – диде Илмира Фазылҗанова. – Моның өчен без икенче мәктәп директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альбина Сәлахова, 3а, 3б сыйныфлар җитәкчеләре Алсу Хисамиева, Наталья Абызовага рәхмәтле. Ә менә Зөлфия Нигъмәтҗанова, Азалия Борһанова җитәкчелегендә дүртенче мәктәп укучылары үзләре белән күчтәнәч итеп ике бию дә алып килгәннәр. Ачык ишекләр көне фойеда ук башланып китте. Шәһәр китапханәсе мөдире Любовь Капралова “Матурлык дөньясында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, Убырлы карчык (китапханәче Неля Ибатуллина) белән бергә “Әкиятне таны” дигән төрле мәгънәле, тәрбияви уеннар формасында викторина да оештырдылар.

Ә үз сценариесе белән куелган концертны Илмира Фазылҗанова үзе үк алып барды. Анда күпфункцияле үзәктә эшләп килүче түгәрәкләрдә шөгыльләнгән балалар чыгыш ясады. Яшь тамашачылар Азалия Әхмәтшина, Энҗе Шиһабиева, Зарина Нәбиуллина, Рамилә Гәрәеваның җырлауларын, хореография коллективының биюләрен яратып карадылар.

Әнә шундый күңелгә ятышлы матур чара булды ул. Ачык ишекләр көне күпфункцияле үзәктә яңа мәдәни сезонны да ачып җибәрде. Тамашачыларны быел да төрле яңа чаралар, концерт–спектакльләр көтә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International