Җиде кат уйла, бер кат кис
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова.
– Лилия Рубисовна, тиздән 1 октябрь, ә бу көнгә кадәр теге яки бу төркемдәге авыруларга ташламалы даруларның акчасын алыргамы, әллә бушлай даруынмы – хәл итәргә кирәк. Дару гына түгел, санаторий, юл да керә бу социаль җыелмага.
– Безнең Арча районында барысы әлеге ташламадан файдаланырга хокуклы 8302 кеше бар. Әмма районда ташламалы дарудан файдаланучылар түгел, ә ай саен аның акчасын алып баручылар күбрәк. Моны кирәкле даруны ала алмау белән аңлаталар. Нинди дару кирәген авыру түгел, ә участок табибы хәл итә. Кыйммәтле дару әле ул яхшы дигән сүз түгел. Хәзер үзебезнең илдәге дару эшләүче фирмалар да сыйфатлы продукция җитештерә. Арзан гына даруларның да дәвалау сыйфаты югары.
– Гадәттә табиблар болай дип әйтә, ташламалы дарулардан файдаланучылар сәламәтлекләрен алдан иминиятләп куялар.
– Йортны, мал-мөлкәтне иминиятлибез, ә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга онытабыз. Авыруга чире буенча теге яки бу төркемне бирәләр икән инде, димәк, табибта даими күренеп, сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәк булачак. Чир көтелмәгәндә кискенләшеп китәргә мөмкин. Мондый очраклар булып тора. Йөрәк–кан юллары, онкология, диабет һ.б. чирләр гадәттә кискен рәвештә үзен сиздерергә һәм авыруга кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин. Күп вакыт бу шулай була да. Ай саен даруның акчасын алып барганнарның якыннары кыйммәтле даруларны акчага алырга мәҗбүрләр. 1 флакон даруны 85 мең сумга алган очраклар булды! Ә бит ташламалы дарулардан файдаланучылар мондый кыен хәлдә калмый.
– Ел саен районда бер авыруга уртача күпме ташламалы рецепт языла, бу суммнарда күпме?
– Ел саен без уртача бер кешегә 55–160 ташламалы рецепт язабыз. Акчалата эквивалентта бу 28 млн.–52 млн. сум тәшкил итә. Бездә шундый авырулар бар, алар бәясе 200 мең сумнан 2,5 млн. сумга кадәр торган дарулардан файдалана. Бүген ташламалы дарулар өчен ай саен 828 сум акча бүлеп бирелә. Бу акчага үз сәламәтлегеңне алдан иминиятләп кую чарасы итеп карарга кирәк. Кабатлап әйтәм, ташламаны сәламәтлеге белән проблемасы булган кешеләргә бирәләр. 1 октябрьгә кадәр әле вакыт бар. Ташламалы дарулардан файдалану өчен район Пенсия фондына килеп гариза язырга кирәк. Ә инде моңарчы ташламалы дарулардан файдаланганнарга Пенсия фондына килеп йөрисе юк.
– Җиде кат уйла, бер кат кис, дигән халык мәкале искә төшә. Лилия Рубисовна, киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина