“100 яшь дип торам, 95 кенә икән”

2018 елның 21 сентябре, җомга

“100 яшь дип торам, 95 кенә икән”

Узган атнада Иске Кишеттә яшәүче Марзия Гайфуллинага 95 яшь тулды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова юбилярны котлап, аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Гадәттә юбилейда кешенең уңышларын искә алалар, мактыйлар, үткәннәрне барлыйлар. Марзия апа үзе сөйли алмаса да, моңа кадәр аның һәр сүзен күңел ядкәре итеп сак-

лаган балалары бик теләп аралаштылар. Аларның күзләрендә дә, йөзләрендә дә, телләрендә дә аналары белән горурлану хисе ярылып ята иде.

Марзия апа Иске Кишеттә туып–үскән. Гаиләдә өч бала булган. 1938 елда җиде сыйныфны тәмамлаган. Сугыш башланганчыга кадәр колхозда эшләгән.

– Аннан әнине Казан–Бөгелмә тимер юлын төзергә җибәрәләр. Тик икенче көнне үк сугыш башлана һәм ул кире авылга кайта. Шунда ук аны бригадир итеп куялар. Ел ярымнан колхоз рәисләре әзерли торган курска укырга юллыйлар. Кайткач колхоз рәисе урынбасары итеп билгелиләр. 1944 елда яхшы эшләгән өчен аны ун көнлек слетка җибәрәләр. Бүләккә үзенә бер күлмәклек ситсы материал биреп кайтаралар, – диде улы Радик.

– Шул ук вакытта әни агроном да булды. Әтнәдә участок агрономы итеп исәпкә алына ул. Якын–тирә авыллар аның өстендә була. Аяк-ка чабата киеп, язын, көзен, җәен җәяүләп басу иңләп йөрүләре эзсез калмады. Аяклары авыртуы да шуның нәтиҗәседер инде, – дип өстәде кызы Фәрдия.

– Агроном буларак та 1946 елда Казанга бардым әле мин, – дип сүзгә кушылды моңарчы шыпырт кына утырган Марзия апа.

1950 елда ул Шәрифулла абый белән тормыш корып җибәрә. Бала тугач бу эштән китәргә мәҗбүр була.

– Безнең әти укытучы иде. Лаеклы ялга чык-

канчы укытты. Шул чорда агитатор да булды, басуга да чыкты. Өй эшләре әни җилкәсенә төште. Әти тәртипле кеше булды, әни белән матур яшәделәр. Кызганыч, бу дөньядан иртәрәк китеп барды, – диде Радик.

Марзия апа исә онык-

ларын да караша әле. “Мин 30 ел савымчы булып эшләдем. Элек декрет ялы озын түгел иде. Ике айдан эштән чыгарга туры килде. Өч баламны да кайнанам карарга булышты. Бик җайлы кеше ул. 35 ел аңлашып тату гына яшәде”, – диде килене Рафилә. – Үзенең юбилее икәнне әйткәч, “Миңа 100 яшь дип торам, 95 кенә икән әле”, – ди.

– Мин механизатор идем. Өйгә кайтып кергән дә булмады. Хәзер генә бу өйнең президенты булып торам, – дип шаяртты ире Радик. – Бүгенге тормыш шундый рәхәт. Әни михнәтен күрде, рәхәтен дә күрсен, яшәсен генә әле.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International