Бурычларны түләргә

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Бурычларны түләргә

20 сентябрьдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев рәислегендә Татарстан Республикасы бюджетына салым бурычларын киметү чараларын тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта районның финанс–бюджет палатасы, 5 номерлы районара салым инспекциясе, суд приставлары хезмәте, “Россия почтасы” филиалы вәкилләре катнашты.

Утырышка салымнар буенча бюджет алдында шактый бурычлары булган юридик һәм физик шәхесләр, шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде.

Комиссия үз эшендә салым түләүчеләрнең бурычлары ни сәбәпле барлыкка килүен ачыклауны, ул бурычларны түләтеп, киләчәктә салым законнарын бозуларга юл куймауны максат итеп куя. Утырышта махсус салым режимнары куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салымнар буенча бурычларны түләп бетерү, физик шәхесләр керемнәренә салым, милек салымнары мәсьәләләре каралды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшергәндә салымнарны явызларча түләмәүче “Ләйлә” ширкәте (Түбән Аты, бурычы 238 мең сум), шәхси эшмәкәр “Хәлиуллин Д.Х.” (Түбән Аты, 89 мең сум), “Шиһабеддинов М.З.” крестьян–фермер хуҗалыгы (Урта Сәрдә, 78 мең сум), “Шиһабеддинов Д.М.” крестьян–фермер хуҗалыгы (Урта Сәрдә, 122 мең сум), “Нияз” ширкәте (Яңа Кишет, 88 мең сум), шулай ук салым түләүгә салкын караучы Абдуллин Шәүкәт Мидхәт улы (бурычы 198 мең сум), Нафин Айдар Намир улы (160 мең сум), Буслаев Сергей Анатольевич (132 мең сум), Ибраһимов Юныс Җәүдәт улы (150 мең сум) турында мәгълүматлар игълан ителде. Алар комиссия чакыруына игътибар да итмиләр. Комиссиянең бурычы килеп туган хәлне ачыклау һәм проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү бит.

Утырышта салым бурычларын эзләп алу буенча җитәрлек күләмдә эш алып барылмавы әйтеп үтелде. 5 номерлы районара салым инспекциясенә, суд приставлары хезмәтенә, “Арча шәһәре” муниципаль берәмлегенә, финанс–бюджет палатасына бюджетка салым түләүләрен арттыру буенча эшне активлаштырырга тәкъдим ителде, җаваплы кешеләргә күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International