Ул сугышның үзен күргән

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Ул сугышның үзен күргән

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссары Алмаз Борһанов һәм район социаль яклау бүлеге вәкиле Курск дугасы сугышында катнашкан Иске Кырлайдан Әнвәр Камаловның һәм Арчада яшәүче Халисә Гафурованың хәлен белделәр, аларга Рәхмәт хаты, күчтәнәчләр тапшырдылар. Ветераннарның икесенә дә 94 яшь. Дәһшәтле сугыш елларын искә төшереп утырдылар. “Хәзер тормыш бик рәхәт, яшәргә иде әле”, – диделәр. Без шушы көннәрдә Әнвәр абый Камалов турында язып чыккан идек инде. Бүген сүзебез Халисә апа Гафурова турында булыр.

Халисә апа кызы Марсилә белән яңа фатирда яши. Без килгәндә өйдә иде. Бер кат хәлләрне сорашкач, сугыш елларын искә төшереп утырдык. Халисә апа зенитчыларның 379нчы частенда хезмәт итә. Казиле авылында туып–үсеп, Казанбаш мәктәбендә укыган, аннан Арчада оешкан медицина мәктәбен тәмамлаган Халисә, 18 яше тулгач, үзе теләп хәрби хезмәткә китә. Башта Казанда булалар, 1943 елның мартында фронтка алалар. Халисә разведчик була. “Аннан санинструктор итеп күчерделәр”, – ди. Самолетларны алдан күреп, кемнеке, каян килә һәм кая оча – барысын да хәбәр итеп тору бурычы куела разведчикларга. Бу бик җаваплы хезмәт була. Төнлә дә, көндез дә, яңгыр, кар, буран, салкында да алар постта. Алдан, соңга калганчы, дошман самолетларын мотор гүләвеннән үк танып алырга кирәк. Бары тик уяу разведчиклар ярдәмендә генә зенит батареялары вакытында ут ачалар, самолетларны бәреп төшерәләр, кире чигенергә мәҗбүр итәләр. Курск дугасы сугышының эчендә булмасалар да, алар шуның янәшәсендә хәлиткеч солдат бурычын үтиләр. Зенитчыларның 379нчы часте, нигездә, Татарстан кызлары һәм егетләреннән генә тора. Аларга Щигра станциясен һәм янәшәдәге тимер юл күперен саклау бурычы куела. Бу Касторная–Щигра–Курск юнәлешендәге тимер юл буйлап Үзәк һәм Воронеж фронтларына танклар, пушкалар, азык–төлек, сугыш кораллары төялгән эшелоннар үтә. Немецлар менә шушы үтә дә әһәмиятле “артерияне” өзәргә, бетерергә тырыша. Әмма планнары барып чыкмый. Ә шушы станциягә күпме хәрби техника, бигрәк тә танклар, автомашиналар, үзйөрешле орудиеләр бушатыла. Зенитчылар сизеп, тоеп торалар: тиздән якында гына бик каты сугыш булачак. Озак та үтми, Курск дугасында бәрелешләр башлана. Зенитчылар йокы да күрми үз постларыннан китми, әһәмиятле объектны саклый. Курск дугасындагы җиңүдә зенитчыларның, шул исәптән Халисә апаның да, хезмәте бик зур. Зур сугыш юлы үткән Халисә Гафурова II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Харис исемле егет белән өйләнешәләр, дүрт бала үстерәләр. Гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән героебыз халык театрында да уйнарга вакыт таба.

...Халисә апа кадерләп саклаган “Татарстан зенитчы кызлары” дигән китапны кулга алабыз. Сугышчан дусты Асия Баязитова язган китап. Асия апа үзе вафат инде. “Сугышчан дуслар белән Казанда очрашып торабыз, – дип сөйли Халисә апа. – Кызганыч, алар бер–бер артлы китеп бара. Дус кызым Дуся исән әле”.

Халисә апа, сезгә авыртмыйча, исән–имин яшәргә язсын!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International