Биредә күпме хәзинә саклана!

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Биредә күпме хәзинә саклана!

Беркөнне редакциягә Арча районы архив секторы мөдире Лена Сабирова килеп керде. “Безнең архив эше турында языйк әле, халыкка, оешма, предприятиеләргә архивның әһәмияте турында аңлатасы иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Күпме эшләп, архивтан мондый тәкъдим белән кергәннәрен хәтерләмим. Үземә дә кызыклы булып китте. Үткән җомга көнне фотоаппаратымны алып кердем мин анда. Кердем дим, чөнки архив янәшәдә генә, район башкарма комитеты бинасының беренче катында (116нчы бүлмә) урнашкан. Адресы: Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 12нче йорт. Архивта өч хезмәткәр эшли. Документлар сак- ланучы аерым 5 бүлмә бар.

Төшеп киттек без подвалга, утларны яндырып, документлар сакланучы бүлмәләрне ачтык. Серләр сакланучы бүлмәләр... Анда керсәң, туган авылыңны табасы, папкада сакланучы әби-бабаларыңның исемнәрен беләсе килә. Килешерсез, күбебез узган гасырдагы әби–бабайны беләбез. Ә менә алдагы 19 гасыр- дагыларны инде белмибез. Ничек хәтердән киселеп калган ул алдагы гасырдагы ата–бабалар?! Югыйсә, әти-әниләрнең исемнәре телдән телгә күчеп, хәтергә сеңеп барылырга тиеш иде бит. Кызганыч, 19 гасыр мәгълүматларын без Арча архивыннан карый алмыйбыз.

– Арча архивында мәгълүматлар 1925 елдан саклана, – дип аңлатты сектор мөдире Лена Сабирова. – 1925 елга кадәр булган елларны Казандагы Үзәк архивтан карарга була.

Архивның үз кыенлык- лары да бар. Элеккеге елларның мәгълүматлары иске татар телендә язылган. Һәм син эзләгән кеше бөтенләй икенче фамилиядә булырга мөмкин.

– Ир бер фамилиядә, хатын икенче фамилиядә, бала бөтенләй өченче фамилиядә язылырга мөмкин, – дип сөйли Лена Нургалиевна. – Андый очраклар да бар. Гадәттә ир белән хатынның фамилияләре төрле. Хәзер минем әни яки әтинең тамырлары бу яктан дип, районга читтән күчеп кайтучылар да байтак. Алар арасында тизрәк Россия гражданлыгы алу өчен архивка нәселен эзләп мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

Бала вакытта эшләгән, стажга кермәгән елларын раслау өчен архивка мөрәҗәгать итәләр. Ярый ла ул авыл Советлары, колхоз, совхозлар, оешма, предприятиеләр тәртип белән барлык мәгълүматларны теркәп барган булсалар!

– Әмма пенсия елларын эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең соравы канәгатьләнмәскә дә мөмкин, – диде Лена Сабирова. – Мәсәлән, яшүсмерләрнең эшләгән еллары әти-әнигә язылып барган очрак-лар бар. Эш урыннарында эш кешесенең стажына бәйле документларны төгәл итеп алып барырга кирәк. Бер уңайдан шуны да әйтеп үтәсе килә: һәр оешма, предприятие хезмәт кешесе белән бәйле мәгълүматларны архивка биреп барса иде.

– Эх, бер уку залы да булса, – дип хыяллана сектор мөдире. – Архивта сакланучы мәгъ-

лүматларны өстәл артына утырып, тыныч мохиттә карарга кирәк. Кыскасы, безнең архив һәркемгә хезмәт күрсәтергә әзер. Сорауларны электрон почта, Россия почтасы, Пенсия фонды һәм архив арасындагы эшлекле почта – ViPNet Client элемтәcе каналлары аша кабул итәбез. Безнең ишекләр һәркемгә ачык.

Әйе, архивта безнең үткәннәребез, тарих саклана. Ә тарихны без ничек язабыз? “Хәзергеләрне укуы да кызык- лы түгел, – ди сектор мөдире. – Ул саннар белән тулган. Ә менә элеккегеләр кызыклы: җыелышларда кем нәрсә әйткән, нишләгән һ.б. Аларда үткәннәрне, тарихны укып була”.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International