Эш бетте, көлтә җыясы гына калды

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Эш бетте, көлтә җыясы гына калды

Урак белән иген урган заманнарда безнең тапкыр ата–бабаларыбыз шулай дип әйтә торган булган. Басулардагы ашлыкны бетергәч алар җиңел сулап куйган, ә көлтә ташуны инде авыр эшкә санамаганнар.

“Игенче” ширкәте басуларында йөргәндә мин шул сүзләрне искә алдым. Хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка: “Кайбер хуҗалык җитәкчеләре эшне төгәлләп ялга китте инде”, – дим.

– Безнең ял турында уйларга вакыт юк әле, – диде ул. – Игеннәрне урып–җыю бездә кыр эшләренең бер өлеше генә. Бүген ун комбайн рапс суга. Ике комбайн бәрәңге ала. Кукурузны силоска урабыз. 110 гектарда суктырасы кукуруз бар.

Наласадагы ындыр табагында рапс орлыгы көшелләре. Аны чистартып сатуга әзерлиләр. Бу культураның бәясе әйбәт. Башка хуҗалыклар да рапс мәйданнарын арттырабыз, дип торалар. “Игенче”дә ул дүрт мең гектарга якын мәйданда. Бер гектардан 14 центнер чамасы чыга.

“Игенче” ширкәте орлык бәрәңгесе үстерү белән дә шөгыльләнә. Быел ул 110 гектар. Киләсе елга тагын да артачак, диләр. Махсус технология кулланып үстерәләр. Алырга бер ай кала сабакларның үсеше туктатыла. Бүлбеләр вак та, эре дә булырга тиеш түгел. Ике комбайн алган бәрәңге заманча җиһазландырылган саклагычка кайтарыла. Анда линияләр аша үтеп сакларга салына. Саклагычтагы температура режимын компьютерлар контрольдә тота.

Кукуруз да уңган, биеклеге ике метрдан артык, комбайнны да узып киткән. Суктырасы кукурузларның дымлылыгын күзәтеп торалар, аңа бераз соңрак керешәчәкләр.

Быел район хуҗалыкларында рапс 9064 гектарда игелде. 25 сентябрьгә шуның 6834 гектары суктырылды. “Кырлай” ширкәтендә бер гектардан уртача уңыш – 17, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 16,8 центнер.

“Аю”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Казанка” ширкәтләре туфрак эшкәртүне төгәлләде. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Северный” ширкәтләрендә дә бу эш әйбәт оештырылды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International