Балаларга бүләк
Беренче сентябрь әле генә кебек иде. Шул арада егерме көне үтеп тә китте.
Миллионлаган бала бүген белем нигезләрен үзләштерә. Әмма мәктәпкә барырга әзерләнүе кайбер гаиләләргә җиңелләрдән булмагандыр. Бу аеруча аз керемле, социаль яктан имин булмаган, авыр хәлле гаиләләргә кагыла. Никадәр тормыш матур, дип мактансак та, кызганыч, андыйлар да бар әле. Әмма гаиләнең шундый хәлдә яшәвендә бер гөнаһсыз балаларның ни гаебе бар?
Шуны күздә тотып, кыен тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү, әлбәттә инде, балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү максатында, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе “Укырга барырга ярдәм ит” дигән акция оештырды. Шуның нигезендә полиция капитаны Энҗе Усманова белән район башкарма комитетының әлеге юнәлештә әйдәп баручы белгече Рамилә Диярова аз керемле, социаль яктан имин булмаган, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның өйләренә, мәктәпләргә барып, аларга уку кирәк–яраклары бүләк иттеләр.
Гөлсинә Зәкиева