Яңада рәхәт

2018 елның 28 сентябре, җомга

Яңада рәхәт

Моннан 10–15 еллар элеккеге Арчаны райондашлар хәтерлидер: урамнар барак сыман йортлар белән тулы, хәтта үзәктә дә күп иде үткәннәрне хәтерләтүче йортлар. Әкренләп алар сүтелеп, хуҗалары күпфатирлы яңа йортларга күченде. Күпләр бүгенге рәхәт тормышка ияләнеп, ул баракларда яшәгән еллардагы авырлыкларны онытып та бетергәндер. Андагы уңайлыкларсыз яшәешне бүгенге рәхәтлек белән чагыштырып буламы соң?!

Ә Венера Гаптелфәт кызының гаиләсе баракта да уңайлы яшәү өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышкан булган. “Безнең бәдрәф кенә урамда иде. Өйгә су, газ кергән, мунча, сарай, бакча да бар иде”, — дип искә төшерә ул Арчаның Максим Горький урамындагы баракта яшәгән елларын. Әле генә сыман, алар яшәгән җирләрне узып, каеннар шаулап утырган парк аша иске кирпеч заводы яныннан Мелиоратордан турыга Шәрык бистәсенә йөргән чаклар. Ә бүген ул тирәләр танырлык түгел: берсеннән-берсе матур күпфатирлы йортлар, шунда гына яңа балалар бакчасы төзелеп килә.

“Өй янына чыршы утырткан идек, аны кисмәделәр, үсеп утыра”, — дип Венера ханым йортлары янындагы балалар мәйданчыгы янында үсеп утыручы чыршыны күрсәтеп йөри. Шунысы да шатлык: элеккеге нигезләренә төзелгән мәйданчыкта хәзер балалар уйный, аларның шат авазы йорт тирәсенә ямь бирә.

Касыймовлар гаиләсе йортларының авария хәлендә булуы турында расланган документларны җыеп район администрациясенә күптән тапшырган булган. “Әллә ничә ел узды, тапшырганыбыз да онытылып беткән иде инде, беркөнне безгә, соңгы бер-ике елда яңа йорт төзеләчәк һәм безгә шуннан фатир бирәчәкләре турында язылган хат килеп төште. Күңел ышанып бетмәде, әлбәттә”, — дип сөйли Венера ханым. Ә ике елдан соң күрше мәйданда йортка нигез сала башлагач, ышаналар. Барлык уңайлыклары булган йортта яшәү рәхәт, әлбәттә. Венера ханымны бакча булмау да борчымый. Ул Пенсия фонды хезмәткәре буларак ике әбине карый.

Документлар балалар кечкенә чакта җыела башласа да, фатир алган вакытта олы кызлары Ләйсән инде үзе тормыш корган була. Шунлыктан, гаиләгә ике фатир алу мөмкинлеге туа. Хәзер алар ике гаилә булып Максим Горький урамындагы йортта яши: Венера апа кызы Луиза һәм улы Кәрим белән ике бүлмәледә яшәсә, Ләйсән гаиләсе белән күрше подъездда бер бүлмәледә. Фатирларны үзләренә сайлау мөмкинлеге тудырылган. “Авария хәлендәге торак программасына керсә дә, бәясен түлисе дә түлисе әле, — дип борчыла Венера ханым. – Безнең кебек урта буын, яшьләр ничек тә түләр, тик бу программа белән безнең йортта яшәүче өлкәннәр ничек түләп бетерер?”

“Гаиләләргә элеккеге торагын 11220 сумнан исәпләп алынды. Бирелгән торак суммасыннан шул чигерелгәч калган сумманы дәүләт торак фонды 15 елга ипотека итеп бирә”, — ди район торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов.

Тузган торак программасы 2013 елда гамәлгә ашырылган булса, районда яңа йортлар 2014 елда төзелә башлады. 2017 елга кадәр дәвам иткән программа буенча районда 174 гаилә яңа фатирларга күченгән.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International