Арчада булдылар
20–21 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Арча муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш оештыруның торышын өйрәнде.
Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем хокук бозуларны профилактикалау субъект- ларының эшчәнлеген, “Арча муниципаль районында 2017–2021 елларга хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру“ максатчан программасының үтәлешен, аны финанслауның торышын өйрәнде.
21 сентябрьдә тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашында киңәшмә булды. Анда хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнүче барлык субъектлар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Киңәшмәдә тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләшү булды, ачылган җитешсезлекләр турында әйтелде, аларны бетерү юллары күрсәтелде.
Ильяс Фәттахов