Волейбол абруй яулый
25 сентябрьдә Арчада зур вакыйга булды. “Арча” спорт комплексында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президентының V Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы районнары командалары арасында финал уеннары үтте. Турнирны ачу тантанасына Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайтты.
Шулай ук тантанада Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Кантюков, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, “Зенит-Казан” волейбол клубы директоры Олег Брызгалов, ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов һәм башкалар катнашты. “Волейбол елдан-ел абруй яулый бара, – дип сөйләде Фәрит Хәйруллович. – Быел командалар саны 80нән артып китте”. Фәрит Мөхәммәтшин республикакүләм волейбол ярышлары уздыруны тиешле югарылыкта оештырган Арча районы җитәкчелегенә, арчалыларга рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең мәктәп волейболы лигасы оештыру турындагы яңа проекты хакында да әйтеп үтте ул. Студентлар лигасы яхшы гына эшләп килә, сәнәгать предприятиеләре активлашты, авыл хуҗалыгы районнары кушылды, ә хәзер киләчәккә нигез – мәктәп волейболы лигасын күтәрергә кирәк.
Ул көнне Арчага республиканың 2018 ел турниры (ярышларда барысы 80 команда катнашкан) финалистлары – “Татнефть”, “Татэнерго”, “Татхимфармпрепараты”, “Газпромтрансгаз Казан” сәнәгать предприятиеләре һәм Мамадыш, Саба, Лениногорск, Буа районнары командалары җыелды. Ә нинди матур уен күрсәтте алар! Районның көчле волейболчысы Тимур Хәсәнов: “Эх, мәктәп укучыларын күпләп җыясы иде монда, күрсеннәр иде волейболның нинди уен икәнен!” – дип, хис-тойгылары белән уртаклашты. ТРның Волейбол федерациясе балалар волейболы комитеты җитәкчесе, “Юность” спорт мәктәбе директоры Рафик Мурзаков:
– Күрегез сез, волейболчылар нинди алар! Гәүдәләре төз, матур, чын атлетлар! Горурлар, үз-үзләренә ышанганнар, затлылар. Алар һаман яшь, егетләрчә. Әнә, 1нче номерлы уенчыга 45 яшь, ә ул һаман яшь,чибәр! – дип, волейболчылар һәм әлеге спорт төре турында шактый серләрне ачты. – Әнә, күрәсезме, “Таттрансгаз” командасында 21нче номерны, ул чын көрәшче! Ул хафага бирелмичә җиңгәнче көрәшәчәк! Аннан көндәшләре өркеп тора. Команданың янәшәсендә яхшы тренер булу кирәк. Волейбол спорты ул тулы бер фән, тере организм.
Сәнәгать предприятиеләре командалары арасында “Газпромтрансгаз” командасы 1нче урынны алды. 2нче – Әлмәтнең “Татнефть”, 3нче урынга “Тат- энерго” командасы лаек булды. Саба – 1нче, Мамадыш – 2нче, Буа командасы 3нче булды. Спорт җиһазлары алу өчен җиңүче командага 70 мең сум, 2нче урынга – 50 мең, 3нче урынга 30 мең сум бирелде. Очрашу җиңүчеләрнең ТРның Волейбол федерациясе президенты кубогын алуы, котлаулар, кайнар кул чабулар, “волейбол яшәячәк!” дигән дәртле авазлар белән тәмамланды.
Румия Надршина