Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль берлекләр территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум билгеләү турында

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль берлекләр территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум билгеләү турында

2002 елның 12 июнендәге “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында”гы 67 номерлы Федераль законның 15нче маддәсе, 2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законның 22,56нчы маддәләре, 2004 елның 23 мартындагы 23 номерлы “Җирле референдум турында”гы Татарстан Республикасы законының 18нче маддәсе, Апаз, Кәче, Наласа, Яңа Кенәр, Яңа Кишет, Яңа Кырлай, Сеҗе,  Урта Аты, Урта Курса, Иске Кырлай, Иске Чүриле, Ташкичү, Үрнәк, Утар Аты, Шушмабаш, Яңасала авыл җирлекләре, “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы Уставлары һәм 2018 елның 28 сентябрендәге “Гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум билгеләү турында”гы карарлары нигезендә, 2018 елның 18 ноябрендә 2019 елда гражданнарның үзара салым акчасын кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумнар билгеләнде.

Карарлар җирлекләрнең мәгълүмат стендларында, Арча муниципаль районының arsk.tatarstan.ru рәсми сайтында “Район җирлекләре бүлегендә, Татарстан Республикасының pravo. tatarstan.ru хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International