Соңгы срок — декабрь башы
Районның хезмәт һәм хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча Координацион советының чираттагы утырышы хезмәт шартларын махсус бәяләү турындагы сөйләшүгә багышланды. Бу хакта һәр утырыш саен сүз алып барылса да, моңа җитди карамаган җитәкчеләр һаман бар. Кайберләре хәтта бу утырышка да килмәгән.
– Районда бер эш урынын бәяләтмәгән хуҗалык, оешмалар да бар. Бу хакта гел әйтелеп килсә дә, җитәкчеләр җитди карамый, — ди район башкарма комитетының хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча белгеч Муллахмәт Әскәров. — Бер эш урынын бәяләтү 1000 сум чамасы булса, әгәр эш урыны күп, мәсәлән, 50дән артык икән, ул очракта хәтта бер эш урыны 700 сумга кадәр киметелергә мөмкин. Әгәр законга каршы килсәң, бер эш урыны өчен 60–80 мең штраф та түләргә мөмкинсең. Районда якынча 2824 эш урынына махсус бәяләтү уздырылырга тиеш. Бүгенге көндә аның 72 проценты бәяләтелгән.
2019 елның 1 гыйнварына, РФ Хезмәт кодексының 212нче маддәсе буенча эш бирүчеләр эш урыннарында махсус бәяләтүне уздырып бетерергә тиеш. Юкса, штрафлары зур. Беренче тапкыр таләпне бозган очракта эшмәкәрләргә һәм вазыйфаи затларга кисәтү яки 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга 60 меңнән 80 меңгә кадәр, әгәр икенче тапкыр бозса, эшмәкәрләргә эшчәнлеген административ рәвештә 90 көнгә кадәр туктау яный яки 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, вазифаи затларның бер елдан өч елга кадәр квалификациясен алу яки 30 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф салу, юридик затларга эшчәнлеген административ рәвештә 90 көнгә кадәр туктау яки 100 меңнән 200 меңгә кадәр штраф салу яный. Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 57нче маддәсе буенча, эш бирүче хезмәткәрнең хезмәт килешүендә, эш урынын махсус бәяләтү нәтиҗәләренә тәңгәл рәвештә эш урынында хезмәт шартларын күрсәтергә тиеш. Хезмәт килешүендә әлеге мәгълүматларның булмавы да контроль-күзәтү органнары тарафыннан административ чаралар күрергә нигез булып тора.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Рамил Гарифҗанов оешма-учреждение җитәкчеләренә махсус бәяләтүне 1 декабрьгә кадәр уздырып бетерергә дигән бурыч куйды.
Розалия Зиннәтова