Тантана
Район Мәдәният йортында беренче рәттә яшь комбайнчылар тезелеп утырган. Бар да дулкынлана. Ярыш нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Котлау тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ГТРК «Россия 1” Татарстан телевидениесе директоры Фирдүс Гыймалетдинов, Казанның аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев һ.б. катнашты. Яшь комбайнчыларның берсе дә бүләксез калмады. Арча районы “Игенче” хуҗалыгы механизаторы Айнур Фәтхрахманов җиңүче булды. Котлыйбыз!
– “Хезмәт кешесен зурлыйбыз” бәйгесенең 10нчысы – юбилей бәйгесенең Арча районында үтүе ул безнең өчен зур дәрәҗә, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев һәм яшь комбайн- чыларга уңышлар теләде.
– 7–10 ел элек Европа илләрендә авыл хуҗалыгындагы алдынгы эш ысулларын, технологияләрне күреп, исебез китеп йөрсә, бүген без болар бүген бездә дә бар, дип куанабыз, – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. – Әмма без бүген күпме генә заманча техникалар, технологияләр турында сөйләсәк тә, хезмәт кешесеннән башка булмый. Без бүген аларны зурларга җыелдык.
– “Хезмәт кешесен зурлыйбыз” дигән бәйге оештырып, без башка яшьләрне дә авылга җәлеп итәргә булдык. Аның төп миссиясе шунда, – дип сөйләде ГТРК “Россия 1” Татарстан телевидениесе директоры Фирдүс Гыймалетдинов.
Чыннан да, яшьләрне кызыктырырлык бәйге-тантана иде бу. Залда югары сыйныф укучылары, Арча агросәнәгать көллиятендә укучылар утыра иде. Бар да яшь комбайнчыларны зурлый. Җырчылар җырлап тора. Конкурсантларны сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшыралар, котлыйлар. Күңелле! Казаннан журналист, шоумен, яшьләрнең яраткан җырчысы Зөлфәт Зиннуров та кайткан.
Яшь комбайнчыларны төрле номинацияләр буенча котлап үттеләр. “Иң яшь комбайнчы” исеменә Тукай районыннан 15 яшьлек Флюр Сәйфуллин лаек булды. Флюр абыйсы Раилнең ярдәмчесе буларак бәйгедә катнашты. “Без нәсел белән (бишәү) механизаторлар, – дип сөйли алар. – Әби дә безнең комбайнчы булган. Әти (Азат) инженер”.
Әйе, бәйгегә иң яхшылар җыелган иде. Тәтеш районыннан Самат Нургалиев: “Комбайнда эшләргә яратам, – дип сөйли. – Шундый рәхәт басуда эшләве... Акчасы да әйбәт чыга”. Саматның кулында Казан аграр университетының механизация бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләр бирүче сертификат. Тантанада сертификатны югары белеме булмаган барлык конкурсантларга да бирделәр.
Тантана Зөлфәт Зиннуров башкаруында “Халкым минем” дигән җыр белән тәмамланды.
Халкым минем...
Румия Надршина