Бәхетлеләр туган җирдән китми
“Хезмәт кешесен зурлыйбыз” исеме белән Арча районында республиканың яшь комбайнчылары ярышты. Ул ике көн барды. Беренче көнне комбайнчылар Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллияте базасында теоретик һәм практик белемнәрен сынадылар. Икенче көнне (шимбә) район Мәдәният йортында яшь комбайнчыларны котлау тантанасы булды.
28 сентябрьдә Арча агросәнәгать көллиятендә (җитәкчесе Рифкать Камалетдинов) яшь комбайнчыларның республикакүләм бәйгесе башланды. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, ГТРК «Россия 1» Татарстан телевидениесе белән берлектә, Казанның аграр университеты ярдәмендә оештырылган бәйге ул. Әлеге чара тантаналы шартларда ачылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин оештырып йөрде. Арча районыннан бәйгедә Түбән Аты авылыннан “Игенче” хуҗалыгы комбайнчысы Айнур Фәтхрахманов катнашты.
– “Яшь комбайнчылар арасында республикакүләм бәйге 10нчы тапкыр үтә, — дип сөйләде министрлыктан Наил Хәмидуллин. — Без, хөрмәтле яшь комбайнчылар, бик шат сезне күрүебезгә. Ярышлар этаплап оештырылды. 1нче этапны 30дан артык механизатор уңышлы үтте. Ә ярышта катна-
шырга 60лап яшь комбайнчы теләк белдерде. Бүген биредә 15 экипаж ярышта катнаша. Егетләргә уңышлар телибез!
Татарстан әләмен республикакүләм ярышларда 3 тапкыр җиңү яулаган Буа егете Александр Грачев күтәрде. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов “Бәхетле кешеләр туган илдән китмиләр…” дигән дәртле җыр башкарды. Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов: “1944 елда эшли башлаган механизаторлар мәктәбе бу, — дип сөйләде. — Республикада 3500 комбайн булса, шуларда эшләүче яшь механизаторлар 400ләп исәпләнә. Хәтта комбайнда озак еллар эшләгән тәҗрибәле механизаторларны уздырган яшь комбайнчылар бар”.
Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының баш белгече Василий Демьянов ярышларның баш судьясы булды. Аннан, комбайннарны эшләтеп, практик сорауларга җавап тоттылар. Теоретик сорауларга иң беренче булып Буа районы комбайнчысы Александр Грачев, язмача җавап биреп, имтихан тапшыру бүлмәсеннән чыгып китте. Александр Казан аграр университетын тәмамлаган егет. “Минем өчен сораулар катлаулы булмады, әмма һәр сорауга уйлап жавап бирергә кирәк иде, – дип сөйләде ул. – Уку гына түгел, тәҗрибә дә кирәк. “Кият” хуҗалыгында техник хезмәт күрсәтү инженеры булып эшлим. Әти Владимир Александрович шушы хуҗалыкның җитәкчесе”. Ә менә Арча районы Түбән Аты авылыннан Айнур Фәтхрахманов: “Бернинди дә махсус техник белемем юк, – ди. – “Палессе” комбайнында быел барысы 27 мең центнердан артык ашлык суктырдым. Хәзер рапста”. “Сораулар кыен булдымы?” – дип сорыйбыз һәм “Төрлесе булды, тәҗрибәм ярдәм итте”, – дигән җавап ишетәбез. Барысы 30 сорау иде. 45 минут вакыт бирелде. Комбайнчылар 30 минут эчендә сорауларга язмача җавап биреп бетерделәр.
Бәйгенең практик өлешендә конкурсантлар чират белән комбайннар янына килделәр. Иң беренчеләрдән булып Менделеевск районыннан Ринал Әһлиев “Нива” комбайнында имтихан тотты. “14 яшьтән комбайнга утырдым. Казан аграр университетын тәмамладым. 4 курста инде мин 1,5 млн. сум грант оттым, – дип сөйләде ул. – Фермерлар без. Өч абыем һәм әти бергә эшлибез. Барыбыз да югары белемле. 6 суга торган, 2 ура торган комбайннарыбыз бар. Техника җитәрлек. 2,5 мең гектар җиребез бар. 2017 елда респуб-
ликада “Иң яхшы механизатор” номинациясендә җиңеп, Германиягә барып кайттым. Ә мондый бәйгеләрне оештырырга кирәк. Гел тимер арасында гына казынып булмый бит инде, башкалар белән дә аралашырга, чит районнарны да күрергә кирәк”. Риналның практик сорауга җавап бирүен сокланып карап тордым. Институтта имтихан тота мыни! Теле телгә йокмый.
Ә практик имтиханда юктан гына да бәя төшәргә мөмкин иде. Мәсәлән, кулда перчаткалар булырга тиеш, комбайн баскычыннан сикереп төшәргә ярамый һ.б. Бәйгедән соң егетләргә кызыклы һәм файдалы сәяхәтләр, кичке концерт оештырылды. Ә иртәгесен район Мәдәният йортында зур тантана көтә иде.