Картлар түгел, өлкән яшьтәге кешеләр алар
Өлкән яшьтәге кешеләр бездә һәрвакыт хөрмәттә. 1 октябрьдәге бәйрәм аларны тагын бер тапкыр барлап чыгу, исән-иминлекләрен белешү, тагын да зуррак итеп хөрмәтләү ул.
Шушы бәйрәм алдыннан район электр челтәрендә Арча районына дәүләт уты килүгә багышланган тантанада катнашырга туры килде. Башыннан ахырына кадәр ветераннарны котладылар, ветераннар үзләре дә: “Безнең предприятие исән булганга бик бәхетле без!” – дип, куанычлары белән уртаклаштылар. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан истәлек тактасы куелды, һәркайсына предприятие тарихына багышланган китап тараттылар.
Мондый мисаллар тагын бар, шул ук вакытта күп кенә предприятиеләр, оешмалар, колхоз-совхозлар юкка да чыкты бит.
Район җитәкчесе Илшат Габделфәртович тырышлыгы белән без һәр ветеранны игътибар үзәгендә тотабыз, – диде район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов 1 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасында. – Урыннарда бик актив эшләүче башлангыч ветераннар советлары бар, алар һәр өлкән кешене яхшы белә. Өлкән яшьтәге кешеләр өйдә оныклар тәрбияләүчеләр генә түгел, алар район, республика күләмендәге төрле конкурсларда да катнашып җиңү яулыйлар.
Районда яшь буенча лаек- лы ялга чыккан 12 меңнән артык ветеран бар, 90 яшьтән өлкәнрәк 300дән артык кеше исәпләнә, 100 яшьтән өлкәнрәкләр дүртәү.
Тантанада ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов тәбрикләде, аларга район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт әйтте.
Рамил Илгизович бу көнне Урта Курса авылында яшәүче Фәһимә Хөснетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
Бүген туксан яшен тутыручы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ветераннар тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган кешеләр. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, гаделсезлекләрне дә күп татыр- га туры килгән үзләренә. Аларга бүген инде күп нәрсә кирәкми, күрсәтелгән игътибарга, җылы сүзгә дә шат алар.
Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге уңаеннан күп чаралар узачак әле. Арчада шул хөрмәткә ярминкә дә оештырылды.
Ярминкәләрне һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә уздыруны дәвам итәбез, – ди “Арск- экопродукт” кооперативы җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. – Өлкәннәр ункөнлегендә ветераннарга транспорт хезмәте дә күрсәтәбез.
Ильяс Фәттахов