Кайтарыгыз миңа Гөлүсәмне...

2018 елның 5 октябре, җомга

Кайтарыгыз миңа Гөлүсәмне...

Редакциягә “Без кемгә кирәк?” дигән баш астында язылган хат керде. “Безгә, өлкән яшьтәге пенсионерларга, инвалидларга (80 яшьтән узганнарга), Мәрхәмәтлек үзәгеннән шәфкать туташлары килеп, сәламәтлегебезне кайгырта иделәр, – дип язалар. – Алар безгә зур таяныч булдылар. Без тыныч кына хөкүмәтебезгә рәхмәтләр әйтеп яшәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, шәфкать туташларын кыскарттылар. Бу хәлләрдән соң без “шок” хәлендә калдык. Башыбызга сыймый, кемгә кирәк булды икән безне рәнҗетү? Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, безнең бу хатыбызны укыгач, газета аша аңлатсагыз иде, бәлки, эшнең нидә икәнен белгәч, бераз тынычланыр идек”. Хатның ахырында Инза Шәмсетдинова, Фрунзе Нуретдинов, Роза Нуретдинова дип язылган. Хатны “Без бит больницага йөри алмыйбыз”, – дип тәмамлаганнар.

Хатны алуга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова белән элемтәгә кердек.

– Республика күләмендәге үзгәрешләр болар, – дип аңлатты Ләйсән Нәфыйковна. – Безнең системада оптимальләштерү бара. Ул быел медицина хезмәткәрләренә кагылды.

Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова:

– Өйгә барып хезмәт күрсәтә торган шәфкать туташлары  бишәү иде. Берәү генә калды, – дип сөйләде Миләүшә Ниязовна. – Яңа штат расписаниесе  2018 елның 1 сентябреннән көченә керде. Әмма бер генә шәфкать туташы да урамга чыгарып җибәрелмәде. Аларның һәркайсына эш тәкъдим ителде. Бүгенге көндә алар барысы да эшле. Берсе өйгә барып хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр булып эшли башлады. Икесе өлкәннәр йортына урнаш- ты, берсе Яңа Кенәрдәге тернәкләндерү үзәгендә хезмәт итә. Районда барысы 85 социаль хезмәткәр 271 өлкән кешегә өенә барып хезмәт күрсәтә. Социаль хезмәткәрләр һәм белгечләр укып, беренче медицина хезмәте күрсәтү буенча сертификат алдылар.

Мәрхәмәтлек үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Альбина Йосыпова:

– Менә хәзер 21 өлкән кеше шәфкать туташы ярдәменнән төшеп калды, – диде борчылып. – Дөрес, алар социаль хезмәткәр ярдәменә күчә алалар. Күчкәннәр бар. Өлкәннәр генә түгел, шәфкать туташлары үзләре дә авыр кичерде бу үзгәрешне.

Моңарчы шәфкать туташы хезмәтеннән файдаланган Арчада яшәүче Инза апа Шәмсетдинованың хәлен белешкәч:

– Зинһар өчен кайтара күрегез Гөлүсәмне, – дип елап җибәрде. – Сагынам шул хәтле. Бик әйбәт иде. Йөрәк, кан басымы белән изаланам. Гөлүсә уколлар кадый, карый иде...

Арчада яшәүче Мөнидә Гыйззәтуллина:

– Шәфкать туташы Рамиләне туганымнан артык көтеп ала идем, – дип дулкынланып сөйләде. – Минем кызым да, улым да юк. 85 яшь. Рамилә атнага ике тапкыр килә иде. Кан басымын үлчәп, хәлемне сорашып, дарулар биреп, сөйләшеп утырыр, поликлиникага, больницага алып барыр иде. Яңа Кенәр тернәкләндерү үзәгенә документларны әзерләп озатыр, каршы алыр иде. 42 ел эшләп, шул хөрмәткә дә лаек түгел микәнни инде без...

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүче Зәйтүнә Гатиятуллина:

– Шәфкать туташларын кыскартуны әбиләр авыр кичерде, – диде. – Алар бит сагынып көтеп торалар...

Шәфкать туташыннан социаль хезмәткәр хезмәтенә күчкән Рамилә Борһанова:

– Кыскартуны алдан ишетеп килә идек инде.., – диде.

Икътисадчылар бу үзгәрешләрне оптимизация, экономия белән бәйлиләр. Ә кеше факторы?!

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International