Аңлашып яшәүгә ни житә?!
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат коллективы батырларны искә ала, геройларны онытмый, хәрби частьларда хезмәт иткән солдатларны барлый, шул ук вакытта эшләп чыккан ветераннарын да олыларга вакыт таба. Изгелек һәм ихтирам көне (Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге) уңаеннан да өлкәннәрнең өйләрендә булып, бәйрәм белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.
–Алар бездә 8 кеше. Берсен дә читтә калдырган, бәйрәмнәр белән котламый калган юк, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Керергә кешеләребез, котларга ветераннарыбыз, горурланырга тарихыбыз булуына шатланабыз. Озын гомерле булсыннар. Бергә-бергә аңлашып яшик.
Арчада яшәүче Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннарны котларга Алмаз Борһанов Кораллы Көчләр ветераннарының район башлангыч оешмасы рәисе Юрий Козлов белән барды.
– Сезгә чын күңелдән үзебезнең ихтирамыбызны белдерәбез. Хәрби комиссариат республикада алдынгылар рәтендә бара икән, монда ветераннары- бызның, сезнең өлеш тә бар. Отставкада булуга карамастан, сез әлегә кадәр сафта, балалар белән патриотик тәрбия алып барасыз, – диде хәрби комиссар. – Өлкән яшьтә дә үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшәү, җәмгыятебез үсешенә өлеш кертү – кешенең үзе өчен дә бик зур әйбер.
Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннар икесе дә Арча хәрби комиссариатында эшләп лаеклы ялга чыкканнар.
– Без икебез дә Саба районыннан. Илне гизеп, Арчага килеп урнашырга насыйп булды, – диде Кадрия ханым.
Хөснулла Фазуллин 1966-1970 елларда Тбилисида 26 Баку комиссары исемендәге Кызыл байраклы, Кызыл Йолдыз орденлы югары артиллерия училищесында укый. Тәмамлагач, Кавказ арты округында кала. Ике шәһәрендә хезмәт итә. Аннан Бурятияга чик буе зонасына җибәрәләр. Байкал арты хәрби округына эләгә, разведка начальнигы, өлкән офицер, штаб начальнигы була.
– Бик матур урында яшәдек без, – ди Кадрия ханым. – Табигате искиткеч иде.
Офицер хатыны буларак, ул да ире артыннан калмый. Грузияда да, Бурятияда да почтада эшли, почта бүлекчәсе җитәкчесе була.
– Бервакыт безгә полк командиры бик тә кулай тәкъдим ясады. “Улыгыз да үсеп җитте, туган ягыгызга кайтырга теләмисезме? Дустым аша ярдәм итә алам”, – диде. Байкал артыннан үз урыныңа кеше тапмый торып кайтып китеп булмый. Аптырап калдык. Бер ай үтте микән, безне Куйбышевка җибәрергә, дигән карар килде. Менә шулай туган якларга якынлаштык. Бераздан Хөснулланы Татарстан хәрби комиссариатына, аннан Арчага юлладылар, - диде Кадрия ханым. – Мин дә хәрби комиссариатка эшкә урнаштым.
Лаеклы ялга чыккач та Хөснулла Фазуллин тик ятмый, Кораллы көчләр ветераннарының район башлангыч оешмасы рәисе урынбасары, 10 ел буе торак милекчеләре ширкәте рәисе була. Быел ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
– Хәзер өйдә. Улыбыз Фәрит, кызыбыз Илмира уңышларына сөенеп, оныкларыбыз өчен куанып, Кадрия белән бер-беребезгә терәк булып яшибез, – ди ул. – Тормыш корып яши башлавыбызга да быел 48 ел була.
Гөлсинә Зәкиева