Әниләре кебек якын ул
Аллаһы Тәгалә үзенә гаилә корып, бала сөю бәхете бүләк итмәсә дә, Равилә апаны әниләре урынына күреп, аның өчен кайгырып яшәүче балаларның саны әллә ничә дистәгә җитә. Арада инде үзләре әби-бабай булганнары да шактый.
Равилә Гомәрова өч балалы гаиләдә туып-үсә. Яңа Кенәр кызы. Бүгенге көндә бертуганнары исән түгел инде. Үзе Аллаһы Тәгалә биргән гомеренә шөкер итеп яши. Сентябрь ахырында ул үзен якын күреп яшәүче кешеләрен 90 яшьлек гомер бәйрәменә җыйды.
Яшь чакларында педагогия уку йортын тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбенә укытырга килгән кызлар (саннары дистәгә якын) ел саен әниләредәй күргән Равилә апаларының туган көненә җыелышып, апаларына бәйрәм ясап, күрешеп китүне инде традициягә керткән. Равилә апа озак еллар ялгыз яшәп үзен-үзе йөртсә, кеше ярдәменә мохтаҗ булмаса да, яше 90га таба якынлашканда бетерешкән. Хәтере дә начарланган. Инде берничә ел аны Гөлсинә апа карап тәрбияли. “Газы сүнмәде микән дип кышын төннәрен дә килеп китәм”, — ди ул. “Газиз әнисен баккан кебек яхшы карый Гөлсинә, аңа барыбыз рәхмәтле”, — дип, фатирдаш кызлары чын күңелдән рәхмәт укый.
Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы Равилә Гомәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килде һәм юбилярга РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Яшьтән балалар арасында була ул. Мәктәптән соң читтән торып педагогия училищесында укый да, Яңавыл, Байкал, Мәмсә, Ашытбашта башлангыч сыйныфларны укыта. Яңа Кенәрдә интернат-мәктәп ачылгач, эшкә шунда тәрбияче булып кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы гомерен балалар тәрбия- ләүгә багышлый. Чыннан да, икенче әниләре була балаларның. Ул тәрбияләгән төркем җәмәгать эше дисеңме, укудамы, алдынгылыкны бирми. Тырышлыкларын күреп директор ел саен сыйныфны Россиянең төрле истәлекле шәһәрләренә экскурсиягә җибәрә.
Равилә апаның туган көненә укучылары алдан ук кайта башлаган. Үзенең 43 ел элек мәктәптән олы тормыш юлына очырган укучылары төркемнәре белән җыелышып кайткан. “Араларында Чистайда, Чаллыда яшәүчеләр бар, алар да ерак араларны якын итеп кайткан. Гомумән, үзе тәрбияләгән балалары еш кайта, өеннән сукмак суынмый, — ди Равилә апада фатирда торып мәктәптә укыткан Фатыйма Гатауллина. — Мин бу йортта 5 ел тордым. Равилә апаны бергә яшәгән кызлар төнге сәгать 11ләрдә эшеннән каршы ала идек. Ул эшенә шулкадәр җаваплы карады — көндез 2гә барасы эшенә иртәнге сәгать 9 ук чыгып китә дә, төнгә кадәр эшли. Балаларның ертык-тишек киемнәрен тегү-ямау эшләрендә апасы Асия дә булыша иде. Равилә апа балаларның киемнәрен җыеп алып кайта да, Асия апага кушып калдыра”. Кунакка кайтучы балалар апаларын кочаклап ала да, күзләренә яшьләр тула икән. Күз яше аша истәлекләр барлана. Бер кыз гел кабатлый торган була: “Мин үскәч Равилә Гомәровна кебек булам”. Әнә шулай үзенең киң күңеллелеге, ихласлыгы белән үрнәк булып гомер кичергән Равилә апа. Юкка гына интернат-мәктәп тарихына иң үрнәк тәрбияче булып кереп калмаган ул.
Бүген яшәгән йортының нигезен дә үзе тәрбияләгән балалар белән болыннан таш җыеп салган булган. Фатирда яшәгән апалар берсен-берсен бүлдереп, Равилә апаның яхшылыкларын әйтеп калырга ашыга. Сүзгә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Венера Хәбибуллина да кушыла. “Равилә апа һәркемгә бик әйбәт кеше булды. Бер сөйләшер өчен булса да, янына гел киләсе килеп тора”.
Тормышы юкка узмаган Равилә Гомәрованың. Кемгәдер кирәк булганда гына түгел, көчеңнән калгач та синең өчен кайгырып, җан атып яшәүчеләр булу нинди олы бәхет бит!
Розалия Зиннәтова