“Сәлам әйт сөйгән ярыма, әткәй һәм әнкәемә...”

2018 елның 5 октябре, җомга

“Сәлам әйт сөйгән ярыма, әткәй һәм әнкәемә...”

Ел да, кайчак елга икешәр тапкыр, Саратов өлкәсенең Шиханы шәһәрендә урнашкан  хәрби частька барып, анда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу, аралашу матур гадәткә әверелеп китте. Гадәт кенә түгел, аны хәзер шулай тиеш һәм кирәк дип кабул итәбез. Узган атнаны җомга көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендәге делегация яңадан Арча һәм Әтнә районнарыннан китеп шунда хезмәт иткән солдатларыбыз янында булып кайтты.

Делегация составында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Әтнә районында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев,  үзешчәннәребез, Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре Сөмбел Заһидуллина, Алсу Гарипова, Динар Бариев бар иде. Ике җиңел машинада хакимият шоферлары Фатыйх Минһаҗетдинов һәм Рәсим Нурмөхәммәтов алып барды.

... Якын юл түгел, озак барылды, ардырды да, әмма безне түземсезлек белән көтеп торган егетләребезне күргәч, бар да онытылды. “Без сезне 11дән бирле көтәбез инде”, – диделәр алар шат елмаеп.

Искиткеч җылы һәм күңелләрне эретерлек очрашу булды ул. Арчалар бик күп күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Шул арада егетләребез өчен зур табын әзерләнде. Өчпочмаклар, бөккәннәр, пироглар, чәкчәкләр, кош телләре, конфетлар өстәлдә урын алды, карбыз, кавын, алма, виноград, мандарин аны бизәде. Аларны урнаштырырга егетләр үзләре дә булышты. Күзләре сөенечтән очкынланып яна иде. Алар үзләрен өйләрендә кебек хис иттеләр. “Мондый ризыкларны күптән ашаган юк иде инде”, – диде Арчадан Фәнил Закиров.

Бу көнне биредә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары карары (№25642-РН, 8 май 2018 ел) нигезендә “Татар халкының милли ризыклары көне” үткәрелде. Милли ризык-

лардан тыш татар халкының милли моңнары да яңгырады. Сөмбел Заһидуллина, Динар Бариев җырлады, Алсу Гарипова биеде. Сөмбел: “Сагындым авылымны, кайчан кайтырмын инде. Сәлам әйт сөйгән ярыма, әткәй һәм әнкәемә, сәлам әйт туганнарыма”, – дип җырлаганда туган якларын, әти-әниләрен өзелеп сагынган балалар (ничә яшьтә булсалар да, алар безнең өчен бала) нинди хисләр кичергәндер, әмма мин күз яшьләремне яшереп кала алмадым. “Әниләргә бездән күп итеп сәлам әйтегез. Безнең бар да яхшы, борчылып тормасыннар”, – диделәр Каенсардан Илдан Котдусов белән Илфир Хөснетдинов.

– Без резервтагы беренче мобиль бригада. Андый бригада башка юк. Без илнең һәр почмагына барып, ярдәм итә алабыз, – диде солдатларга мөрәҗәгать итеп командирлары подполковник Сергей Селезнев. – Якын итеп ераклардан хәлләрегезне белергә килгән, менә шундый бәйрәмнәр оештырган, даими хәбәрләшеп торган районны, җитәкчеләрне белмим дә мин. Намус белән хезмәт итегез, якыннарыгыз, якташларыгыз сезнең белән горурланырлык булсын.

Алмаз Борһанов ата-аналар, район җитәкчеләре исеменнән рәхмәтен белдереп, радиацион, химик һәм биологик саклану хәрбиләрнең 100 еллыгы (13 ноябрь) уңаеннан частька телевизор бүләк итте.

– Хәлегезне белергә киләчәкбез, дидек. Сүзебездә тордык. Хәзер сезнең бурыч – әти- әниләрегез, район җитәкчеләре йөзенә кызыллык китермичә, тырышып хезмәт итү. Моңа кадәр сезнең турыда бары тик мактау сүзләре генә ишетеп килдек, моннан соң да шулай булыр, дип өметләнәбез.

– Без сезгә бүген туган якның кечкенә генә бер кисәкчеген, торган йорт җылысын алып килдек. Үзегезне ике сәгатькә генә булса да өйдә итеп сизсеннәр өчен татар халкының милли ризыклары белән сыйларга теләдек. Исән-имин хезмәт итеп кайтырга, туган якта очрашырга насыйп булсын, – диде Рамил Гарифҗанов Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, үзе һәм якташлары исеменнән сәламнәрен җиткереп.

Рамил Шәйхиев Әтнә ягы егетләренә район башлыгының, якыннары, дусларының сәламнәрен әйтте.

Кунаклар килә, дип хуҗалар да әзерләнеп торган иде. Мария Гринина, Кирилл Абитаев, Елена Абросимова җырларын бүләк иттеләр. Глеб Куликов (ул үзе Саратов өлкәсеннән, бер ай гына хезмәт итәсе калган) очрашуны видеога төшерде.

–Арчалардан мин ак көнләшү белән көнләшәм, – диде ул. – Беркайдан да солдатларның хәлләрен белергә килгәннәре юк. Бер сездән генә. Котлау открыткалары җибәрәләр, аларны бөтен солдатлар каршында укыйлар. Күңелле бит. Мин дә каршы килмәс идем.

... Күңелле очрашу ахырына да якынлашты. Солдатлар өстәл җыйган арада шәхси состав белән эшләү буенча командир урынбасары Павел Волков белән әңгәмә корып алдык.

– Павел Романович, Арча һәм Әтнә районнарыннан килгән егетләр ничек хезмәт итә? Район җитәкчеләре тарафыннан даими контрольнең тәэсире бармы?

– Арча һәм Әтнә районнарыннан килгән егетләр турында бер начар фикер дә әйтә алмыйм. Башка хәрби комиссариатлардан килүчеләр белән чагыштырганда алар күпкә тәртипле дә, әзерлекле дә. Район җитәкчеләре һәм хәрби комиссариат белән тыгыз элемтә дә үз ролен уйный, дип уйлыйм. Ничә еллардан бирле дәвам иткән бу традиция уңай тәэсир ясый. Котлау открыткалары, телекүперләр аша аралашу, очрашулар армиядә бик зур әйбер.

– Бер ел  армия өчен бик аз вакыт. Шул арада алар нәрсәгә генә өйрәнә ала?

– Барысына да.  Интенсив рәвештә эш алып барабыз. Ашханәдә нарядлардан, барлык хәрби хезмәткә кагылышы булмаган эшләрдән азат итәбез.

– Сездәге шартларны балалар бакчаларында кебек, диләр. Бу нәрсәне күздә тотып әйтелә?

– Россия Федерациясе Оборона министрлыгы әмере һәм оборона министры приказы нигезендә билгеләнгән шартлар нигезендә эшлибез. Төштән соң 3 һәм 4 сәгать арасында бер сәгать ял бирелә.

– Бигрәк тә нинди егетләрне (спортчылар, музыкантлар һәм башкалар) үзегездә күрер-

гә теләр идегез?

– Барысын да. Төрле ярышлар  үткәрелә. Спортчыларга үзләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлек бу. Мәдәни чаралар оештырыла. Музыкантлар, җырчылар, биючеләр рәхәтләнеп катнаша ала. Иң мөһиме, егетләр сау-сәламәт, физик яктан нык булсыннар.

– Контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләргә нинди мөмкинлекләр бар!

– Хәзерге вакытта бездә бик күп фатир буш тора. Бу торырга урын әзер, дигән сүз. Хезмәт хакы да югары. Солдатлар 30 мең сум алса, офицерларга 40-80 мең сум (биләгән урынына, башкарган вазыйфасына карап) түләнә. Хәрби шәһәрчектә балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният сарае һәм башкалар, хатыннары өчен эш урыннары бар.

Соңыннан казармада булып, солдатларның яшәү шартлары белән дә таныштык.

– Казарма 2007 елда нык-лап төзекләндерелгән иде. Шуннан бирле төзекләндерү эшләрен үз көчебез белән башкарабыз. Элеккеге ике яруслы караватлар юк хәзер, барысы да бер кешелек. Кирәкле әйберләре яннарындагы тумбочкаларында, киемнәре шкафларда саклана. Юешләнгән киемнәрне киптерү, үтүкләү, чәч кис-терү өчен аерым бүлмәләр, заманча технологик чаралар белән җиһазландырылган мәгълүматлаштыру кабинеты, туган көннәр, бәйрәмнәрне билгеләп үтү өчен дә аерым бүлмә бар. Тузан суырткычлар идәннәрне юу өчен дә кулланыла торган. Зур-зур су җылыткычлар, душ кабиналары, юыну урыннары – бар да заманча, – диде Павел Волков. – Бурятия, Амур өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән  килгән егетләр дә бар бездә. Барысы да бер коллектив булып дус, тату яшиләр.

... Соңыннан батырлар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салынды. Егетләребез белән саубуллашу әнә шундый истәлекле вакыйга белән тәмамланды. Ә без якташларыбыз белән очрашудан алган матур тәэсирләр алып, әти-әниләренә, якыннарына, туганнарына, сөйгәннәренә, якташларына юллаган “йөге” белән сәламнәр төяп кайтыр юлга кузгалдык.

Гөлсинә Зәкиева

Арча-Шиханы-Арча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International