Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирүче педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Октябрь башында күркәм гадәт буенча без игелекле педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә ихтирам һәм ярату сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең һәркайсыбызның тормышта зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме белән эчке һәм тышкы дөньябызны үзгәрткән, киләчәктә яшәргә өйрәткән үз Укытучыбыз бар.
Укучының язмышы, илнең киләчәге нәкъ менә Укытучыга, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларына бәйле. Хөрмәтле укытучылар, Сезнең һөнәри осталыгыгыз, түземлек һәм үз эшегезне, балаларны яратуыгыз нәтиҗәсендә укучыларның сәләтләре ачыла һәм тормышка ашырыла, сез аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәсез. Мәгариф системасында тупланган уңай күренешләрне саклап, педагогик яңалыкларны актив рәвештә тормышка ашырасыз.
Матур бәйрәмегездә хезмәтегез өчен ихластан әйтелгән рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Үзенең иң яхшы елларын мәгарифкә багышлаган ветераннар алдында баш иям. Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә сәламәтлек, бәхет һәм район, республика, илебез киләчәге өчен яңа мәрхәмәтле эшләр башкарырга энергия булып әйләнеп кайтсын.
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев