Җомга көн педагогика көллиятендә

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Җомга көн педагогика көллиятендә

Гадәттә бездә бер хәл булса, аңлашып бетмичә, күпертеп, сенсация ясарга тырышып, берничә тапкыр арттырып күрсәтергә яраталар.

Җомга көнне Арча педагогика көллиятендә булган күренеш белән дә шундыйрак хәл килеп чыкты.

Аңлыйм, балаларын укырга дип җибәргән ата-аналар аларның хастаханәгә эләгүләрен авыр кичергәндер. Чөнки бер яшьтә дә, уналты яшьтә дә алар безнең өчен бала булып кала. Педагогика көллияте коллективы өчен дә җиңел түгел. Укытучылар шул балалар өчен җавап бирә. Әмма уйламыйча пычрак суны урамга чыгарып атканчы, башта дөреслекне ачыклау кирәктер. Шул максаттан без район прокуратурасына юл алдык.

Бәхетебезгә, көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова һәм төркем җитәкчесе Наталья Евдокимова белән зарар күрмичә калган дүрт кыз да шунда иде.

– Көндезге уникенче ярты белән беренче ярты тирәләрендә булды бу хәл. Бер кыз иптәш кызыннан духи алып сипкән. Хәле начарланып киткән. Аннан башкалары хәлләре китүдән зарлана башлаган. 17 бала баш авырту, косасы килүдән зарланып медпунктка мөрәҗәгать иткәч, без ашыгыч медицина ярдәме чакырдык. Хастаханәдә аларга медицина ярдәме күрсәтелде. Балалар төнгә медиклар күзәтүе астында калды. Хәлләре начар түгел, хастаханәдән чыгару мәсьәләсе карала, – диде Гөлнара Фидаилевна һәм кызларга мөрәҗәгать итеп киңәшләрен дә бирде. – Суда да, янгын вакытында да, башка очракларда да паникага бирелергә ярамый. Шул кешене харап итә. Нинди хәлдә дә үзеңне кулга алырга, салкын акыл белән эш итәргә кирәк.

Төркемдәге хастаханәгә эләкмичә калган дүрт кыз белән сөйләшәбез.

– Бер кыз духи сиптерде дә бөтен бүлмәгә исе таралды. Кызлар бер-бер артлы акрынлап аңнарын югалта башлады. Медпункт-

ка мөрәҗәгать иттек. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте.

– Алар кай җирләре авырта, дип зарландылар?

– Баш әйләнә, косасы килә, диделәр.

– Ниндирәк ис иде соң ул?

– Баллы, ваниль исе.

– Ә сезгә ничек зыяны тимәде?

– Минем борын тыгылган, – диде берсе. – Аннан аңнарын югалтып егылган кызларны күреп, күбесе чыннан да паникага бирелде булса кирәк.

– Кызлар шунда ук аларга ярдәм күрсәтергә тырыштылар, чәй алып килделәр, медпунктка илттеләр, – диде Наталья Викторовна.

Духи алып килгән һәм духи сиптергән кызларның әти- әниләре дә шунда иде.

– Иптәш кызыннан духи алып сиптергән минем кыз. Элек ул бер дә духи кулланмый иде. Хәзер 16 яшь бит инде, кыз кеше, – диде әнисе. – “Сиптерүгә күңел болганып, баш әйләнә башлады. Тышка чыктым. Егылдым. Медпунктта нашатырь иснәттеләр. Чыгып киттем. Баскычта тагын баш әйләнеп егылдым. Аңыма килгәндә янымда табиблар басып тора иде”, – дип сөйләде миңа хастаханәдә.

– Янында булдыгызмы?

– Әйе. Кичке сәгать 8-9ларга кадәр. Барысы да шунда, табиб-

лар кул астында иде.

– Сәбәбен шул духидандыр дип уйлыйсызмы?

– Беләсезме, алар иртән ашамый чыгып китәләр, көндез дә ашарга бармаган булганнар әле. Ач карынга күбрәк итеп сиптергән булса, кәеф китәргә шул җитә. Әлегә сәбәбен әйтә алмыйлар. Иң мөһиме, бар да исән-саулар.

Духи алган кызның әнисе бик борчылган иде. Аны да аңларга була, аяк астыннан чыккан бәла бит инде бу.

– Һаман шул духины сиптерә иде. Арзанлы түгел ул, кибеттән алынды, сыйфатлы. Аптырадым инде, – диде ул.

Хастаханәгә юл алдым. Рентген бүлмәсе каршында кызларның үзләрен очраттым. Кайберләре җитди кыяфәттә, елашып алганнары да бар (монысы бар да әйбәт беткәнгә сөенечләреннәндер инде). Кайберләре шаяртышып та куялар. Хәлләрен сорашып алдым да, бик ачылып китәргә теләмәгәннәрен аңлагач, табиблар белән аралашып карарга булдым.

Менә мин район педиатры Алсу Кузнецова белән Арча үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге җитәкчесе Линара Фәйзрахманова каршында.

– Хәзерге вакытта алты кызның хәлләре уртача авырлыкта. Калганнарының әйбәт. Баш авырту, әйләнү, косасы килүгә зарландылар. Курыкканнар иде алар. Ә хастаханәгә килгәч, без аларга ярдәм күрсәтергә тиеш, – диде Алсу Альбертовна. – Хастаханәгә алып килеп, 1,5–2 сәгатьтән соң хәлләре нормальләште инде. Төн тыныч үтте. Әти-әниләре дә килде. Көллият директоры, укытучыларының үзләрен тотышлары бик ошады. Алар да безнең белән төнге 11дә генә китте. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов та кайтып хәл белде. Монда курка торган бернәрсә юк. Иң мөһиме, балалар исән-сау. Шулай да духины экспертизага җибәрделәр.

Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач хәбәр итәрбез. Әмма ишеткәннәр буенча ул начар булырга тиеш түгел һәм монда дөнья кубарлык берни дә юк.

 

Р.S. Линара Фәйзрахманова: “Дүшәмбе көнне педагогика көллияте укучыларын хастаханәдән чыгардык. Барысының да хәлләре канәгатьләнерлек. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина токсико-аллергик реакция дигән диагноз куйды”.

Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин: “Суд-химик экспертиза нәтиҗәләре буенча бүлмә һавасы һәм хушбуй (аның кибеттәгесен дә алдылар) составында зарарлы маддәләр табылмады. Балаларның сидек, кан анализларында да агулы матдәләр юк. Хушбуй аллергия реакциясе генә биргән”.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International