Алданмагыз!

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Алданмагыз!

Төбәк-Чокырча авылыннан бер ир-ат шалтыратты.

– Безнең авылда бер ир кеше янгын белгертүче прибор куеп бирәм, дип йөрде. Башта ничек янгыннарны булдырмау турында сөйләде. Аннан янгынны белгертүче прибор тәкъдим итте, – дип сөйләде шалтыратучы. – Янәсе ул МЧС хезмәткәре, документларын да күрсәтте. Янәсе әлеге прибор 3 мең сум тора, ә ул аны 1500 сумга гына куя. МЧСка шалтыраттык, безнең хезмәткәр түгел, дип аңлаттылар. Ни өчен редакциягә шалтыратам? Башкаларга сабак булсын, дим. Ялгыз әби-бабайлар ышанырга мөмкин һәм әлеге приборны куйдыралар да.

Сигнал керүгә Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча районның янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Сафин белән элемтәгә кердек.

– Безнең бүлекчә Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә район социаль яклау бүлеге белән берлектә күп балалы, социаль яктан авыр гаиләләргә, ялгызакларга янгынны белгертүче приборны бушка куя, – дип аңлатты Рөстәм Сафин. – Төбәк-Чокырча авылында йөргән ир-ат безнең хезмәткәр түгел.

Янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Антон Сотов белән без бу темага киңрәк сөйләштек.

– Батарея белән эшли торган янгынны белгертүче приборның бәясе иң кыйммәт дигәндә дә 500 сумнан артмый, – дип сөйләде Антон Сотов. – Андый сигналлар безгә кергәләп тора. Арчадан да килде хәбәр. Әмма безнең бүлекчә хезмәткәрләре, йорт саен кереп, янгынны белгертүче прибор тәкъдим итеп йөрмиләр. Аны теләгән кеше үзе куйдыра. Сатып алып үзе куярга теләүчеләр приборны Арча ВДПОсыннан һәм башка сәүдә нокталарыннан ала ала. Без гел бу турыда әйтеп киләбез. Прибор төтенне сизеп алып, ачы итеп кычкыра башлый. Быел гына да янгынны белгертүче прибор республикада 17 гаиләне янгыннан коткарып калды. Ә кыйммәт бәягә әлеге приборны тәкъдим итеп йөрүчеләр алдакчылар, мошенниклар. Алданмаска кирәк. Кабатлап әйтәм, без район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасы Президенты Программасы нигезендә күп балалы, социаль яктан авыр гаиләләргә, ялгызларга янгынны белгертүче приборны бушка куябыз. Бер гаиләгә хәтта 3–7шәрне (һәр бүлмәгә берәрне) урнаш-

тырабыз. Приборны гадәттә түшәмгә, стенага (түшәмнән 10 см) беркетәләр. Батареясы бетә башласа, ул махсус тавыш чыгара. Андый вакытта приборны алып ташларга түгел, батареясын алмаштырырга кирәк.

Без район социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина белән дә сөйләштек.

– Без район янгын күзәтчелеге белән берлектә дүрт баладан күбрәк, социаль яктан авыр, инвалид баласы булган гаиләләргә, өлкән яшьтәге ялгызларга, аерым исемлек төзеп, өйләренә барып, янгынны белгертүче прибор куюны оештырабыз. Бу акция 2016 елдан башланды. Бүген районда бу прибор барысы 245 гаиләгә куелды.

Кыскасы, янгынны белгертүче прибор я бушка куела, я аны

ВДПОдан яки кибеттән үзең сатып алып урнаштырасың. Алданмагыз!

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International