Сакларга куярга, төзәтергә вакыт
Күпчелек хуҗалыклар кырдагы эшләрне тәмамлап, техниканы кышкы саклауга кую белән мәшгуль. Чананы җәй, арбаны кыш әзерлә, ди халык мәкале.
– “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Аю”, “Ватан” хуҗалыклары техниканы сакларга куеп, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүгә керештеләр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Яңа елга кадәр тагылма коралларны әзерләп бетерергә кирәк. “Аю” ширкәте тырмаларны төзәтүне төгәлләп килә. “Курса МТСы” ширкәтендә таккычларны төзәтеп бетереп, тырмаларга тотындылар. Закирҗанов Р.М. хуҗалыгында чәчкечләрне төзәтәләр.
“Северный”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Аю”, “Курса МТСы” ширкәтләре комбайннарны бөтен шартларын китереп кышкы саклауга куйдылар. Лотфуллин З.Р. хуҗалыгында комбайннар саклауга куелса да, тагылма кораллар әле шартларга туры китереп куелып бетмәгән.
“Игенче”, “Кырлай” хуҗалыкларында әле рапс, кукуруз сугып аласы, “Яңарыш” ширкәтендә шактый мәйданнарда зәп сөрәсе, “Кишет”тә кукуруз урасы бар.
15 мең тонна сабан орлыклары салынды, аларны тиешле кондициягә китерү белән мәшгульләр. 4 мең тоннага якын сабан культураларының күчмә фонды булдырылды.
Көзге культураларның күчмә фондын булдыру турында ел да сүз кузгатыла. Район буенча план 93 процентка үтәлгән. “Тукай” хуҗалыгында – 62, Лотфуллин З.Р. ширкәтендә 44 процент, “Кишет” ширкәтендә бөтенләй юк. Лотфуллин З.Р. ширкәтендә 52 процент мәйданда туфрак эшкәртелгән. “Яңарыш”та – 75, “Ашыт”та 79 процент.
– Бу хуҗалыкларга эшне тизләтергә кирәк, – ди Раил Шакирҗанов. – Чөнки күп булса ун көн вакыт калды, аннан соң салкыннар башланачак.
Ильяс Фәттахов