“Чордашлар”га 10 яшь

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

“Чордашлар”га 10 яшь

Алар белән берничә ел элек, коллектив “Түгәрәк уен”да катнашып кайткач очрашкан идек. Ул чакта әле иң өлкән кеше Гөлҗиһан Җәләлиева да, Асия Габдуллина, Зөфәр Мөбарәкшин да исән, Ясминә Надершина, Шәмсенур Габдрахманова, Тәнзилә Насыйровага да сәламәтлекләре коллектив белән җырлап-биеп йөрергә мөмкинлек бирә иде.

5 октябрь көнне “Чордашлар” фольклор коллективы 10 еллык юбилеен билгеләп үткәндә алар тамаша залыннан гына карап утырды. Алай да йөрәкләре түзмәде: Тәнзилә апа җырласа, Ясминә апа яраткан шигырьләрен сөйләде.

Коллективта бүгенге көндә талантлы, хыялый күңел ияләре. Чыннан, әгәр хыялый булмасалар, гади колхозчы, сыер савучы, шофер, укытучылар инде өлкәнәюгә таба юл тотканда ял итеп өйдә генә утырыр иде. Ә алар, киресенчә, янып иҗат итеп яши. Районда берәр күләмле чара буламы, чит төбәкләрдән кунаклар киләме — “Чордашлар” аларны дәртләндереп җырлатып биетми калмый. Ике гармун моңланып та карый! Ә ул гармун моңына җырламый түзеп кара син! Халкыбызның онытылып беткән көйләрен искә төшереп халыкка чыгара алар.

Юбилей кичәсендә миндәй сокланып та, шаккатып та карап утыручылар күп булгандыр. Шура клубының сәхнәсенә генә сыеп бетә дә алмый алар. Бар булмышлары белән иркенләп чыгыш ясар өчен иркен сәхнә кирәк шул. Менә зур сәхнәле яңа клубта концерт куйдырасы иде үзләренә! Авылны яңа клублы итү — “Чордашлар”ның өметләнеп көткән хыялы. Дистәдән артык тавыш иясе бер аһәң белән шулкадәр тигез дәрәҗәдә җырлый! Ул фольк-лор күренешләре! Әйтерсең, бу аларның көндәлек яшәеше, бернинди ясалмалык, каушау юк. Әле, өстәвенә, үзләрендәге уңай энергияне тамашачы белән дә бүлешәләр!

“Чордашлар”ның һәммәсе турында аерым әйтеп үтмәсәк, бернинди кысаларга да сыймас кебек. Кайберләре өчен юбилей көне аеруча истәлек- ле: беренчедән, Укытучылар көне булса, кемгәдер туган көн бәйрәме булып та истә калачак. Коллективта гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган педагоглар да аз түгел. Нәкыйп Салихов озак еллар Казанда математика укытып, лаеклы ялга чыккач туган авылына кайтып яши башлаган. Хәзер табигатьне үз итеп, умарта асрап яши. Шурабаш мәктәбендә 40 елга якын рус теле һәм әдәбиятыннан ныклы белем биргән Рәфия Салихова, Казан шәһәре балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Люция Молчанова, Яңа Кенәр балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче, коллективның йөрәге, гармунчысы, җырчысы Рәмзия Гайфуллина, 40 елдан артык йөк машиналары йөрткән данлыклы шофер Фоат Рәхмәтуллин, күпкырлы хезмәт иясе, киномеханик, умартачы, балта остасы, гармунчы Кашшаф Рәхмәтуллин, кабатланмас моң иясе Лидия Шакирова, авыл клубы мөдире Клара Хөсәенова, Байкалдан килеп йөрүче Илсөя Сафиуллина, Шурабаш мәдәният йорты җитәкчесе Халисә Лотфуллина, пешекче Нурфия Хәкимова. Алып баручы Гүзәлия Фазылҗанова сәхнәгә һәрберсенең холык-фигылен әйтеп, таныштырып чыгара. Коллективның уң кулы шул ул.

“Чордаш”ларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга дуслары, Шурабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче бай тарихлы “Шишор” мари фольклор ансамбле җитәкчесе Алеся Антипова, Ташкичүдә, Байкалда, Яңа Сәрдәдә яшәүче иҗатташ дуслары, җырчы якташыбыз Лилия Хәмитова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов та килгән.

10 ел элек Гөлнара Мөхәммәдиева җитәкчелегендә оешкан коллективның беренче “Чыпта сугу” фольклор күренеше бөтен республикага танылып, яңа иҗади мөмкинлекләргә юл ача. Шул еллар эчендә күп сәхнәләрдә чыгыш ясарга, милләттәшләребез белән очрашырга туры килгән үзләренә. Аларны караган саен карыйсы килә. Руслар ничә еллар “Буран әбиләре” турында шаулашса, бездә менә дигән татар әби-бабайлары бар! Гади, 70тән артык хуҗалыклы Шурада яшәп иҗат итүче авыл кешеләре. Ихластан баш иясе килә үзләренә!

Рәхмәт сезгә, “Чордашлар”! Сезнең белән бер күрешү, чыннан да, бер гомергә тиң булды. Сез өлкәннәрне яшь чакларына алып кайтуыгыз, яшь буынга китаплардан укып, әти-әни, әби-бабайларыннан ишетеп белгән кичке уеннарны, тарихларда гына калучы гореф-гадәтләрне яңартуыгыз белән бәхетле.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International