Укытучыбыз бер генә, белмим, ничек өлгерә?

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Укытучыбыз бер генә, белмим, ничек өлгерә?

Район Мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Беренче рәттә ветеран укытучылар утырды. Кайнар котлаулар, җыр, музыка белән үтте бәйрәм. Күңелгә, ник укытучы булмадым икән, дигән уйлар килә хәтта...

Зәвыклы итеп киенгән педагоглар тантана итә. Күрешәләр, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, шаярталар, көлешәләр. Әкрен генә залда ут сүнә, бар да тын кала. Сәхнәгә нәниләр чыга. Кем туп уйный, кем скакалка сикерә, машина йөртә... Һәркайсын әнисе дәшеп ала: кайсының спорт секциясенә барасы бар, кайсының өстәмә белем түгәрәгенә... Кечкенәдән бала үсештә. Балага, әти-әни, тәрбияче, укытучыга эш күп – өлгер генә! Шундый ыгы-зыгылы, мәшәкатьле чорда яшибез.

Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Укытучыларның хезмәтенә олы бәя биреп, ул мәгариф өлкәсендә тырышып хезмәт иткән педагогларга бүләкләр тапшырды. Арча педагогика көллияте укытучысы Мәсгудә Габидуллина Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Лесхоз мәктәбе укытучысы Фирая Гайнанова “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән Мактау- лы исем алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән 11 педагог, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән 7 укытучы бүләкләнде. Ветеран укытучылар Фәрхәт Зыятов, Розалия Насыйбуллина, Бари Бакиров, Зилә Шәйхетдинова, Сания Камалетдинова “Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Котлауларны кызыгып күзәтеп торган бәйрәмне алып баручы балалар Раил белән Карина арасында кызыклы сөйләшү булып алды. “Зур үскәч, мөгаен, мин дә укытучы булырмын”, – диде Раил. Карина: “Укытучы булу әллә ансат эш дип уйлыйсыңмы?” – дип каршы төште. Раил: “Ә нәрсәсе бар аның? Мәктәпкә киләсең, контрольный үткәрәсең, өйгә эш бирәсең, кемнедер орышасың, мактыйсың... Нинди кыенлыгы бар моның?” – дип җавап бирде. Карина укытучы хезмәтенең кыенлыгын аңлатырга тырышты. Бүген укытучыларга таләп зур. Балага белем бирәсе, эш нәтиҗәсен олимпиадаларда күрсәтәсе, үз белемен арттырасы, төрле бәйгеләрдә катнашасы, иҗади кичәләр оештырасы бар һ.б., һ.б. Арчаның 2нче мәктәбе укучылары, укытучылары моны оста итеп уйнап та күрсәтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 5 укытучыга район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. “Оста мөгаллим” республика грантына ия булган Шушмабаш мәктәбе укытучысы Гөлшат Таҗетдинова һәм Ашытбаш мәктәбе укытучысы Нурисә Ибәтуллинаны сәхнәгә дәшеп котлады. Мул уңыш үстергән һәм шау чәчәкләр арасында утырган мәктәпләр җитәкчеләре дә сәхнә түренә чакырылды. Алар: Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров, Шурабаш мәктәбе җитәкчесе Зөлфия Хәйруллина, Арчаның 6нчы мәктәбе директоры Рамил Мөхәммәдияров.”Иң яхшы чәчәк күргәзмәсе”, “Чәчәк костюмы – 2018” бәйгеләрендә җиңүчеләр шулай ук бүләкләп үтелде.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов мәдәният һәм спорт өлкәсендә намус белән тырышып эшләгән педагогларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов уку елы дәверендә спартакиада кысаларында үткәрелгән спорт ярышларында җиңүче башлангыч проф- союз оешмалары җитәкчеләрен котлады. Алар: Түбән Мәтәскә мәктәбе (профком рәисе Илфат Җәләлиев), Арчаның 2нче мәктәбе (Гөлнара Гыйниятуллина), Апаз мәктәбе (Ләлә Нуриева). “Спартакиадада прогресс өчен” кубогы белән Яңа Кишет мәктәбе (профком рәисе Гөлфәния Җәләлетдинова), “Спартакиадада даимилек өчен” кубогы белән Арчаның 7нче мәктәбе (профком рәисе Алсу Фәйзуллина) бүләкләнде.

Балаларның, яшьләрнең бию коллективлары, җыр ансамбльләре чыгышы якын-тирәбездә нинди сәләтле педагоглар эшләвен күрсәтә.

Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International