Китапханәчеләр проблемаларын барладылар
Узган атнада бөтен Россиядән килгән китапханәләр җитәкчеләре Арчага кайтты. Бу көнне сәнгать мәктәбендә “Муниципаль китапханәләр фондларын формалаштыруга яңача якын килү” дигән темага күчмә утырыш үтте.
Бөек Тукайны биргән Арча төбәге белән танышырга килгән кунак- лар беренче эш итеп Арча үзәк китапханәсе белән таныштылар, андагы уңай мохиткә, китапханәче кызларыбыз хезмәтенә югары бәя бирделәр. Бер кунак адашып (китапханә белән редакция бер бинада урнашкан) безнең катка да күтәрелгән иде. Танышып киттек. Башкортстанның Борай районыннан китапханә директоры Миләүшә Янгирова булып чыкты ул.
– Казанда 1-5 октябрьдә “Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дигән исем астында XI Бөтенроссия фәнни-практик конференция бара. 21 өлкә, республика, районнардан 200дән артык кеше катнаша. Иң зур төркем, 30 кеше, безнең Башкортстаннан. Татарстанлыларны без якын күршеләребез кебек үз итәбез. Шуңа бик теләп килдек. Беренче көнне Казанда Дәүләт Советында утырыш булды. Шәһәр үзе дә бик ошады. Милли китапханә искиткеч, – диде ул. – Әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Тукай яшәгән урыннарны бик тә күрәсе килде, тик килә алмады. Менә хәзер аның теләген мин үтим. Бүген Яңа Кырлайда да булачакбыз.
Утырыш Арча сәнгать мәктәбендә булды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде. Муниципаль китапханәләр фондларын формалаштыру, комплектлаштыру, бу өлкәдә заманча технологияләрне куллану... Безнең өчен аңлашылып бетмәсә дә, китапханәчеләрнең үзләре өчен бик тә мөһим һәм четерекле проблемалар. Чөнки безнең өчен китапханәдә укырга теләгән, яраткан китапларыбыз, газета-журналларыбыз булса, шул җитә. Ә менә китапханәчеләр өчен халык сорауларын канәгатьләндерү, китап фондларын баету, саклау, шул ук вакытта заманнан калышмыйча яңа санлы технологияләр кулланып эшләү, төрледән-төрле чаралар оештыру өчен күп белергә, үз өсләрендә туктаусыз эшләргә, заман белән бергә барырга кирәк. Бу көнне Санкт-Петербургтан, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Баулыдан килгән китапханә җитәкчеләре китапханә фондын сак-лау, комплектлаштыру, файдалану буенча фикерләрен алыштылар, тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова райондагы китапханәләрнең эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Арча үзәк китапханәсе эшчәнлеге безнең күз алдында. Төрледән-төрле чаралар оештырыла. Китап укучылар, иҗат белән шөгыльләнүчеләр һәм башка клублар уңышлы гына эшли, очрашулар булып тора, яшьләрне, балаларны тарту өчен чаралар заман таләпләреннән чыгып үткәрелә... Саный китсәң, бик күп язып булыр иде. Чөнки китапханә бездә китап алып китү генә түгел, чын мәгънәсендә аралашу, очрашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу урыны да. Китапханәчеләребез турында мактап кына сөйләрлек. Алар төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга, грантлар отарга да вакытларын табалар. Әмма аларның да без күрмәгән проблемалары күп.
– Китап фондының үсеше күзәтелми. Китапларга бәяләр көннән-көн арта. Алар искерә. Яңа китаплар кайтудан биг-рәк, искеләре күбрәк юкка чыгарыла. Җирле бюджеттан кергән акчага китаплар алдык. Тик ул гына китап укучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерергә җитми, – диде ул.
Бездә генә булган проблемалар түгел бу. Алар һәр чыгышта чагылыш тапты. Түбән Камадан Гөлназ Арсланова заман әдәбияты җитмәүдән зарланды.
– Иганәчеләр табарга тырышабыз, иҗат кешеләре белән очрашулар оештырабыз. Алар буш кул белән килми, китапханәгә китапларын бүләк итеп калдыралар, – диде ул. – Китаплар республикадан бөтен китапханәгә бертөрле бирелә. Кайберләре район бюджетыннан ничек акча бирелүенә карап китаплар юнәтә.
Татарстан Республикасы милли китапханәсе хезмәткәрләре чыгышларыннан күренгәнчә, китапханәләр фондларын тулыландыру, яңарту өчен бирелгән акча миллионнар белән исәпләнә. Әмма китаплар һаман да җитми. Чынлыкта бүгенге компьютерлар заманында китапларга сорауның шундый зур булуы, китап- ханә җитәкчеләренең китап җитмәүдән зарланулары бик зур роль уйный.
– Бу конференция тарихи булды. Аның беркайчан да Дәүләт Советы дәрәҗәсенә менгәне юк иде, – диде Россия китап- ханәләр ассоциациясенең китапханәләр фондларын формалаштыру секциясе рәисе Ирина Эйдемиллер. – Димәк, бездән ниндидер яңалык, эш көтәләр.
Утырыштан соң кунаклар Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей-комплексында булдылар.
Гөлсинә Зәкиева