Икенче мәктәптә сирена яңгырады

2018 елның 12 октябре, җомга

Икенче мәктәптә сирена яңгырады

Узган атнада икенче мәктәптә узачак бер чарага барырга куштылар. Алдан нәрсә икәнен белмичә юлга кузгалдым. Мәктәп каршында тезелгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, полиция, янгын сүндерү машиналарын, зур-зур грейдерлар, тракторларны күреп аптырап калдым. Нәрсә булыр икән бу? Юл-транспорт һәлакәте дә, янгын да күренми. Мәктәп каршына ата-аналар җыелган. Капка бикле. Монысы нәрсәне аңлата инде?

Бу сорауга җавапны икенче мәктәпнең ишегеннән кереп, кешеләреннән сорашкач кына аңладым һәм, Аллага шөкер, берни юк, бар да тыныч икән, дип куйдым.

Чынлыкта бу көнне биредә гражданнар оборонасы буенча һәм террорга каршы өйрәнүләр уза икән.

– Бу – өйрәнүләрнең өченче этабы инде, – диде Арча янгыннан сак-лау гарнизоны җитәкчесе, эчке хезмәт капитаны Искәндәр Юзаев. – Беренче этабында тиешле документларны барладык, дөреслекләрен тикшердек, икенчесендә зыян күрүчеләр безгә кайткан очракта аларны вакытлыча урнаштыру, тукландыру, транспортны җылыту (кышкы салкыннарга туры килгән очракта) һәм башкалар буенча (Арча агросәнәгать көллиятендә) практик өйрәнүләр оештырдык. Арчаның җиденче мәктәбендә 2нче номерлы эвакуацияләнеп килгәннәрне кабул итү пункты җәелдереп, авыл җирлекләре башлыклары, кабул итү пунктлары җитәкчеләре өчен практик күрсәтмә занятие үткәрдек. Анда эвакуацияләнгәннәрне кабул итү комиссиясе рәисе Рамил Гарифҗанов катнашты. Ә икенче мәктәптә өйрәнүләрнең өченче этабы уза.

– Ни өчен нәкъ менә икенче мәктәпне сайладыгыз?

– График нигезендә. Һәр мәктәп бу юнәлештә даими шөгыльләнә. Һәр ел шундый өйрәнүләр үткәрелә. Бүген биредә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Арча үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге табиблары һәм шәфкать туташлары, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча районы буенча идарәсе хезмәткәрләре катнаша.

– Ә грейдерлар, тракторлар кайдан?

– Гадәттә, шартлау булса, бина җимерелә. Кешеләр җимерелгән әйберләр астында калырга мөмкин. Шартлау булган урынны чистарту, кешеләрне коткару өчен тракторлар кирәк. Без аларны да алдан барлап куябыз. Бөтен оешмалар техника бирергә тиеш. Бу юлы биредә “Жилкомбытсервис“ ширкәтенең көчле техникасы катнаша.

– Бүген икенче мәктәптә шартлау булган, дигәнне күз алдында тотып эш алып барасыз алайса?

– Әйе, имеш, безгә икенче мәктәптә террорчылык акты нигезендә бинаның бер өлеше ишелгән, биш кеше зыян күргән, 3 хезмәткәр, 15 бала чыга алмый калган, дигән “хәбәр керде”. Беренче чиратта безнең бурыч – аларны коткару.

– Балалар моңа әзерме?

– Мәктәп администрациясе, коллектив бу юнәлештә зур эш алып бара. Мәктәпнең гражданнар оборонасы штабы бар. Дәресләрдә инструктажлар үткәрәбез, елга кимендә ике тапкыр өйрәнүләр уза, – диде икенче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илдус Әскәров.

Шунда кыңгырау шалтырады һәм алгы ишектән дә, запас ишектән дә укытучылары җитәкчелегендә авыз-борыннарын марлядан ясалган маскалар белән каплаган балалар агыла башлады. “Барысы 314 кеше (укытучылары белән) 4 минут эчендә бинадан чыгып бетте”, – дип аңлатты Илдус Әскәров. – Алар мәктәп каршына билгеле бер урынга җыелды. Инструктаж үткәрелде.

Шунда ук бинага кинолог белән этне кертеп җибәрделәр. Өйрәтелгән эт шартлаткыч матдәләр һәм балалар калмады микән, дип сыйныф бүлмәләрен, бина эчен тикшереп чыкты. Аннан противогазлар кигән янгын сүндерүчеләр эчкә үтте. Алар “янгынны сүндереп”, зыян күрүчене алып чыктылар һәм ишек төбендә көтеп торган медикларга тапшырдылар. Медицина хезмәткәрләре үз чиратларында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтеп, хастаханәгә алып киттеләр. Аннан җимерелгәннән соң пәйда булган өемнәр астында калган кешеләрне коткарырга тракторлар кузгалды. Бәхеткә, алар өчен бу көнне эш юк иде.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International