Илшат Нуриев эш сәфәре белән Яр Чаллыга Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия утырышына китте. Чарада Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм федераль структураларның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Утырыш мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы якланышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.
Төп нотык белән Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров чыгыш ясады. Рөстәм Гомәров нотыгында кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре иминлекне тәэмин итү буенча җитәрлек чаралар күрмәүне билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф оешмаларында террорчылыкка һәм криминаль күренешләргә каршы көрәшне камилләштерү чаралары турында мәгълүмат бирде.
Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев сүзләренә караганда, район мәгариф оешмаларында куркынычсызлык тәэмин итү мөһим чара, чөнки сүз, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр турында бара. Мәгариф оешмаларын террорга каршы яклау районда махсус контрольга алынды, бу өлкәдә барлык оешма җитәкчеләренә бөтен таләп ителгән чараларны үткәреп бетерегә кирәк.
Материаллар һәм фото Tatarstan.ru сайтыннан алынды